100 летний юбиляр

21 октября 2025 г., вторник

Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Рәхимә Баһан кызы 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны зур юбилее белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. килде һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Шакирзянова Рәхимә   Богмановна кызы 1925 елның  16 октябрендә Теләче районы Иске Җөри  авылында  дөньяга килә. 1948 елда Югары Шытсу  авылы егете Шарипҗан  абыйга  кияүгә чыга. Алар бик тәртипле 1 ул, 3 кыз устергәннәр.  Рәхимә  апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. 16 яшеннән урман кискән, окоп казыган, агач кискән, Казанда тоз чыгаруда, Кукмарада итек фабрикасында да эшләгән. Югары Шытсуга  килен булып килгәннән соң Рәхимә  апа “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан.  Аның эш стажы 40 елдан артык. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхимә апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Рәхимә апа  Югары Шытсу авылында малае Мөдәрис, килене Гөлнур  тәрбиясендә гомер итә. Аның 5 оныгы бар. Киң күнелле, ярдәмчел,  һәркемгә рәхмәтле Рәхимә апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International