Золотые юбиляры

2 октября 2024 г., среда

Югары Шытсу авылында яшәүче Фарляхов Гаптеләхәт Тимершаех улы һәм Фарляхова Әлфия Равил кызы  быел үзләренең алтын  туйларын бәйрәм итәләр. Алар 1974 елның 27 июнендә гаилә коралар.

Гаилә коргач алар Караганда шәхәренә китеп урнашалар. 1977 елда  кабат туган якларга кайтып төпләнәләр.

        Гаптеләхәт абый гомер буе “Беренче Май” колхозында механизатор булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Әлфия апа 1977 елдан“Беренче Май” колхозында  төрле эштә, 1979-1982 елларда Түбән Шытсу мәктәбендә повар булып, 1983 елдан 2010 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче  Югары Шытсу фермасында эшләгән.

Тырыш хезмәтләре өчен  Гаптеләхәт абый һәм Әлфия апа күп буләкләр, мактау кагәзьләренә ия булганнар. 

Гаиләдә бер-бер артлы ике бала дөньяга килә. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Тәртипле, эш сөючән, шафкатьле, һәрвакыт ярдәмгә  мохтажларга булышучы  итеп  тэрбияли  аларны  Гаптеләхәт абый белән Әлфия апа.

 Гаптеләхәт абый һәм Әлфия  апа бүгенге көндә Югары Шытсу авылында  гомер итәләр.    Аларның 5 оныклары,3 оныкчыклары бар.

 

            Киң күнелле, ярдәмчел Гаптеләхәт абый белән Әлфия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яшиләр, шуна  күрә аларны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Киләсе көннәрне дә алар парлашып, куаныч белән каршы алсыннар  иде.
 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International