Юбиляру 90 лет

28 апреля 2024 г., воскресенье

Миннулла Гариф улы Гарипов 1934 елның  14 апрелендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән.  Балачагы  авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ачылык-ялангачлык аны да читләтеп үтми. 1948 елда Түбән Шытсу мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый.  1952 елда армия сафларына алынып, 4 ел Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә солдат хезмәтен үти. Аннан шофер белгечлеге алып кайтып, бөтен гомерен туган колхозында  әлеге хезмәткә багышлый.  1960 елда Рәхимә Гата кызы белән гаилә корып, дүрт бала – Мөнир, игезәкләр Илшат-Илһам, Эльмира  исемле кыз-уллар  тәрбияләп үстерәләр.   Миннулла Гариф улы хуҗалыкның булдыклы, тырыш,  алдынгы   шофер буларак абруй казана.  "Беренче Май" колхозы рәисенең машина йөртүче булып эшләп, 1994 елда лаеклы ялга чыга.    Эшләү дәверендә күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Тормыш иптәше Рәхимә ханым  гомер буе Түбән Шытсу фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.  2017 елда бакыйлыкка күчә.  Бүгенге көндә уллары  Мөнир Казанда, Илшат, Эльмира Сабада,  Илһам Теләчедә яшәп, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куялар. Миннулла Гарипов авылда  дини кануннарны башкарып хөрмәт казанган мөхтәрәм кешеләрнең берсе дә.   Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ун оныгы, җиде оныкчыгы бар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International