Корбан гаете мөбарәк булсын!

28 июня 2023 г., среда

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Барыгызны да изге бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Корбан бәйрәме ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, яхшы эшләргә, изгелек кылуга рухландырсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Барыгызга да имин тормыш, сәламәтлек, аяз күк йөзе телибез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International