Глава поселения Биккинин А.И. 23 марта поздравил жительницу села Татарская Икшурма Бикирову Гульзиган Бакировну с 90 летним юбилеем.

25 марта 2022 г., пятница

Бакирова Гөлҗихан Бәкер кызы  1932 елның 23 мартында Татар Икшермәсе авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 7 яше тулгач, Татар Икшермәсе башлангыч мәктәбенә укырга керә.

Шулай матур гына, гөрләп  яшәп ятканда, 2 нче сыйныфны тәмамлагач  Бөек Ватан сугышы башлана. Әниләре Мәймүнә  апа ире Бәкерне 1941 нче елны фронтка озата,  тормыш итү үзенә һәм дүрт баласына кала. Сугыш чоры, бик авыр еллар. Тормыш арбасын ялгызы гына тарткан ана бу авырлыкларга ничек түзгәндер... Ярый әле, олы малае аз булса да ярдәм итә башлый. Ул елларны сөйләгәндә, Гөлҗихан әбинең күзләре  яшьләнә. Гөлҗихан әби  сөйләгәннәрдән кайбер мизгелләрне сезгә дә тәкъдим итәм: “Әти ничек тә мөмкинлек табып, сугыштан хатлар язып торды. Хат килгән көн безнең өчен бәйрәм иде, әти кайткан кебек була иде. Сугыштагы хәлләр турында да әтинең хатларыннан укып белдек. Бу вакытлар бигрәк авыр булып истә калган. Кечерәк  вакытта  кием бар иде, аннары алары тузып бетте. Кияргә кием калмады. Ашарга юк, мичкә ягарга юк. Ипи  күрмәдек, кычыткан, алабута ашап исән калдык. Шулай да укуны ташламадык, чабата киеп авыл мәктәбенә укырга йөрдек. Дәфтәр юк, газетаның чиста  җиренә яза идек. 1942 нче елда яланаякка чабата киеп, бөтен авыл бала-чагасы басудан өшегән  бәрәңге җыеп алып кайтабыз, шуны әниләр мичтә пешереп ашаталар иде. Басу тау башында иде. Җир каткан, әче җил исә. Җирне балта, лом белән каерып бәрәңгене чыгарабыз. Шулай салкын булса да, бәрәңге өшемәгәненә гаҗәпләнгәнне, сөенгәнне ачык хәтерлим. Бөтен кешенең хәле авыр иде.                  

Әтинең соңгы хаты 1941 нче елда   килде. Бик каты сугышлар бара диеп язган иде. Аннары хәбәрсез югалды дигән хәбәр алдык. Әтинең соңгы хәбәрен авылдашыбыз Нотфулла абый кайтып әйтте.

          Сугыш беткән көнне без бакчада идек. Авыл буенча дежурный сугыш бетүе турында хәбәр әйтеп йөрде. Әни шул вакытта: “Сугыш та бетте, безнекеләр дә бетте инде!”—диеп, әрнеп елый башлады. Чөнки безнең кайтасы кешебез юк иде инде.
          7 нче классны тәмамлагач, бик укыйсым килсә дә, укый алмадым. 7 нче сыйныфта укыганда яз көне егылып умыртка сөяген сындырып, 14 яшьтән  гарип калдым, бик күп еллар ятып-шуышып йөрдем, ләкин яшәүдән өметне өзмәдем. Нырты ягында диспансер бар иде, әнием җәй көне арбага, кыш көне чанага салып, шул больницага йөртте, шундагы врач Илтазар Моратович бик күп операцияләр ясап, мине аякта аксап булса да йөрерлек итте. Мин аңа гомерем буе рәхмәт укып дога кылдым.”

Гөлҗихан  апа кияүгә дә чыкмый, бик күп еллар больницаларда ятып савыгып кайткач, әнисе һәм туганнары ярдәме белән йөрергә әкренләп өйрәнә, утырып торып чигүләр чигә, матур үрнәкләр ясап, бияләйләр, носкилар бәйли. Шәлләр бәйләп көн күрәләр, 1958 елда йорт салып чыгалар, 1964 нче елда сеңлесенең 2 яшьлек малаен - Айратны, сеңлесенә ярдәм булыр дип, Казахстаннан алып кайта. Әнисе белән бергәләп малайны тәрбияләп үстерәләр, укыталар. Шоферлык һәм тракторист праваларын алгач, Айрат әбисен һәм апасын ташламый, армия хезмәтеннән соң  “Икшермә совхозы”нда, бугенге көндә КФХ “Мухаметшин З.З.”да механизатор булып эшли. Хәзергесе вакытта Гөлҗихан әби  энесе Айрат һәм аның хатыны Мәдинә тәрбиясендә яши. Әби аларга бик рәхмәтле, изге теләкләреннән калдырмый. Игелекле гамәлләр  генә башкарып, һәркөн ил-көнгә тынычлык теләп, туганнары исәнлегенә дога кылып  торган Гөлҗихан әбинең гомер озынлыгы да, бәлки, шуларга бәйледер.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International