90-летний юбилей

20 марта 2022 г., воскресенье

Фархуллин Халиулла Фархулла улы 1932 нче елның 18 мартында Каримуллин Фархулла һәм  Каримуллина Фатиха гаиләсендә  өченче бала булып дөньяга килә.
1940 нчы елда Икшермә мәктәбенә  беренче класска укырга керә. 1947нче елда җидееллык  мәктэәпне тәмамлый.Шуннан сон  армия сафларына алынганчы колхозда  эшли .1951-1954 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 
Армия сафларыннан әйләнеп кайтканнан соң  механизаторлар курсында укый һәм урта белем алу өчен кичке мәктәптә белем ала.
Колхозда механизатор булып эшли.1958 нче елда  Нәсимэ апа белән гаилә коралар,1959 нчы елда уллары Ильдус,1961 нче елда кызлары Әнисә ,1968 нче елда уллары Ирек туа.1992 нче елга кадәр Икшермә совхозында төрле эшләрдә эшли.1992 нче елда лаеклы ялга чыга. 
 Бугенге көндэ Халиулла абый Нәсимә апа белән Татар Икшермәсе авылында тигез матур гомер кичерәләр.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International