90 летний юбиляр

25 февраля 2022 г., пятница

       Дәүләтгәрәева  Наилә Нургали кызы  1932 елның 18 февралендә Югары Шытсу  авылының  Галия һәм Нургали Шәвәлиевлар гаиләсендә  икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә уку аңа эләкми дә диярлек. Наилә апа мәктәптә укый башлагач, әбисе авырый башлый, бу вакытта инде бәләкәй Наиләгә әбисен карау йөкләнә, чөнки өлкәннәр эштә, эшне берничек тә калдырырга ярамый. Мәктәптә Наилә хәрефләрне өйрәнеп, аларны  кушып бераз  укырга өйрәнә. Шулай 3 ел дәвам итә. Әби үлгәч, өлкәннәр рәтендә эшкә йөрү башлана – сугыш вакыты, эшче көчләр җитми. Унбер яшьлек Наилә дә  колхозның төрле эшләрендә катнаша башлый. “Урак  ура идем , ә көлтәне күтәреп куя алмый идем әле, чөнки гәүдәгә дә бәләкәй идем, ач та идек инде ул чакта, шуңа көч тә җитмәгәндер инде”,-  дип күз яшьләре белән сөйли Наилә апа. Бераз үсә төшкәч, фермада сыерлар сава, соңрак сарык караучы булып эшли. Аның хезмәтен бәялиләр, эшендәге уңышлары өчен Дәүләтгәрәева  Наилә Нургали кызы  1986нчы елда ВДНХ ның Алтын медале белән бүләкләнә.

        1957нче елда авылдашы Дәүләтгәрәев Фәрхетдин Дәүләтгәрәй улы белән гаилә коралар. Бер – бер артлы биш балалары туа. 1974нче елда Наилә апа “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Ә 1993нче елда Бөек ватан сугышы елларындагы тырыш хезмәте өчен “Фидакәрь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә булганга  Наилә апаны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

           Бүгенге көндә Наилә апа кызлары, оныклары тәрбиясендә Казан шәһәрендә гомер итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International