90 летний юбиляр

5 января 2022 г., среда

         Түбән Шытсу авылында яшәүче Гайсин Шаймулла Гайсә улы 1932 елның 5 гыйнваренда дөньяга килә. Шаймулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул.

        1958 елда шул ук Түбән Шытсу  авылы кызы Асия апага өйләнә.  Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Шаймулла абый һәм Асия апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

 

      Шаймулла абый башта  колхозда төрле эшләрдә, аннары комбайнер булып эшли. 1953 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда ул куп еллар  шахтер булып эшли.

 

Гайсиннар гаиләсе 1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар, лаеклы ялда булуына карамастан Шаймулла абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: ындыр табагында каравылда тора.

 

Шаймулла абый  тыл һәм  хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 42 ел. 

Бүгенге көндә алар Асия апа белән тигезлектә  бәхетле гомер кичерәләр.  Аларның 3 оныклары 2 оныкчыклары бар.

 

Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Шаймулла абыйны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International