90 летний юбиляр

18 августа 2021 г., среда

Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы 1931 елның 18 августында дөньяга килә. Әмин абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул.

        1955 елда шул ук Түбән Шытсу  авылы кызы Сафина Фәүзия апага өйләнә.  Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Әмин абый һәм Фәүзия апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

 

      Әмин абый башта  колхозда төрле эшләрдә эшли, балта остасы да була. 1963 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда 25 ел  шахтер булып эшли.

1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар, лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора.

 

Әмин абый  тыл һәм  хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 49 ел. 

Бүгенге көндә алар Фәүзия апа белән тигезлектә  бәхетле гомер кичерәләр.  Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар.

Без,  сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күрдек. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз,” – дип теләкләр тели Әмин абый.

         Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый  күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International