90 летний юбиляр

11 января 2021 г., понедельник

Свой 90-летний юбилей отметила Хайруллина Суфия Валиевна. С юбилеем поздравлили директор ООО "СХП Шытсу"Ф.Г. Гайнуллин,  глава Нижнешитцинского сельского поселения  и работники Верхнешитцинского СДК.

 

Хайруллина Суфия Вәли  кызы 1931 елның  08 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Суфия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу  авылы егете Харис  абыйга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен-Суфия апа,  кайнана- кайната белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата.

      Харис абый белән алар бик тәртипле  2 кыз устергәннәр.

         Суфия  апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары Югары Шытсу авылы клубында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 ел.  Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Суфия апаны 56 ел бергә гомер иткән газиз ирен, кызын, оныгын югалту ачысын кичерә.

       Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта  ул Югары Шытсу авылында яши. Кызы Хәния кияве Рүзәл  шул ук авылда яшиләр, көн саен килеп хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар.  Эш сөючән Суфия апа тик утыра белми, хәзер дә  кул эшләре белән шөгелләнә:носки, бияләй, киез бәйли; сарык йонын тетә,  җегерли.

 

         Киң күнелле, ярдәмчел Суфия апа  күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International