2нче апрель көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Әдәби манзара" әдәби кунакханә узды.Чара китап укучылар белән күзгә-күз карашып фикер алышып, әдәби әсәрнең өзекләрен укып, укыганнан чыгып аларны танып әсәргә тирәнтен анализ ясалды.Әдәби манзара авылдашлар, китап укучылар арасында китапка булган хөрмәт хисен тагы да якынайтты, китапханә эшчәнлегенә киләчәктә җанлылык өстәүче фактор булып, китап укучыларда уңай тәэсирләр калдырды. Чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы,әйдәп баручы методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, әйдәп баручы библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы, китапханәчеләр, якын-тирә авылларның мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар, якташлар катнашты.