1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан Түбән Шытсу мәдәният йортында 11.00 сәгатьтә мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар белән "Балалар иртәсе" үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм вожатыйлар балалар арасында төрле кызыклы ярыш-конкурслар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кайчы белән әйбер кисү, резинка аша чыгу, скакалкадан сикерү, боулинг һәм башка төрле уеннар оештырдылар. Бәйрәмнән балалар бик канәгать булып, төрле призлар алып кайтып киттеләр.
Фаляхова М. С