Заседание клуба писателей и поэтов «Мишә дулкыннары» было посвящено Дню матери. Поэты делились своими новыми стихотворениями пронизанными нежными чувствами к дорогим матерям. Также были подведены итоги конкурса стихотворений “Ана йөрәге”.
Ана күңелендә ниләр бармы?
Ана күңеле - сүнмәс ут-учак.
Үз җаныннан ялкын алып яна
Балам диеп яна ул һәрчак.
Ана күңелендә ниләр бармы?
Ана күңелендә уй, ваем.
Баласына тәүфыйкъ, шатлык тели.
Ак бәхетләр тели һәрдаим.
Ана күңелендә ниләр бармы?
Ана күңелендә изгелек,
Игелекләр тели бар дөньяга
Баласына тели иң элек.
Ана күңелләре балада ла,
Баласының күңеле далада.
Барысы сыя ана күңеленә:
Баласы үз иткән дала да.
Мөлдерәмә тулы ана күңеле,
Кемгә сөйләп аны кем аңлар?
И Ходаем, бер үзеңә мәгълүм
Ана күңелендә ниләр бар!
Ана күңеле диңгезләрдән тирән
Тиңлегенә чиксез күкләр тар.
Бер Ходайга гына мәгълүмдер шул
Ана күңелендә ниләр бар!