Пүкәл авыл клубында "Нәүрүз" бәйрәме

26 марта 2012 г., понедельник

25 март көнне Пукәл авыл клубы һәм китапханәсе, авыл халкы белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме уздырды. Әлеге бәйрәм урамда матур концерт программасы белән башланып китте. Авыл халкы һәм килгән кунаклар, Нәүрүзбикәне каршылаганнан соң, зур казанда пешкән тәмле пылау ашап, кайнар коймаклар белән самавырдан  чәйләр эчеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Соңыннан бәйрәм төрле уеннар, ярышлар, җыр-биюләр белән дәвам итте.

                              

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International