24 март көнне Иштуган мәдәният йортында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә авыл халкы, мәктәп, авыл советы, китапхәнә, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре коллективлары катнашты. Бәйрәм мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән театраль тамаша белән башланып китте. Нәүрүзбикә җыелган халыкка үзенең изге теләкләрен җиткерде. Аннары төрле спорт уеннары уйналды. Соңыннан тәмле боткадан, коймактан, кайнар чәйдән авыз иттеләр.