24 март көнне 19.00 сәгатьтә Татар Икшермәсе авыл клубында, кышны озату, язны каршы алу бәйрәме, "Нәүрүз" үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп алып барылды. Бәйрәмгә килгән кунаклар карга боткасыннан, коймак белән чәйдән авыз иттеләр.