23 март көнне Татар Икшермәсе авыл клубында, "Ак каен" балалар бакчасы белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә бакча балалары төрле шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп күңел ачтылар. Барлык балалар, бәйрәмгә килгән авыл халкы, карабодай боткасыннан авыз итеп, коймак белән чәй эчтеләр. Өлкәннәр балаларга бәйрәм күчтәнәчләре өләштеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.