Керәнне авылы клубында "Милләтемнең кояшы син, и моңлы туган телем“-кичә

26 февраля 2012 г., воскресенье

Керәнне авылы клубында, балаларга туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан, “Милләтемнең кояшы син, и моңлы туган телем“ дип исемләнгән кичә үткәрелде. Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү тарихы белән таныштырылды, туган телебез турында мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар әйтелде, мәзәкләр сөйләнде. Туган тел турында җырлар һәм шигырьләр, тел көрмәкләндергеч әйтүчеләр бәйгесе оештырылды. “Туган телем” җырын башкарып 5 сыйныф укучысы Айсинә Сафина “Иң оста җырчы”, “Туган тел” шигырен сөйләп 5  сыйныф укучысы Зәлинә Миннебаева “Иң сәнгатьле шигырь  сөйләүче”, тел көрмәкләндергеч әйтүче бәйгесендә  4 сыйныф укучысы Дәниф Исрафилов, ә инде сорауларга, табышмакларга иң дөрес һәм төгәл җавап бирүче  3 сыйныф укучысы Айзилә Гарифуллина “Иң зирәк” исеменә лаек дип табылды. Катнашучыларга призлар тапшырылды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International