Олы Кибәче гомуми урта белем бирү мәктәбендә яңа ел бәйрәме

4 января 2012 г., среда
Балачакның иң матур бәйрәме-Чыршы бәйрәме. Бу бәйрәмне һәркем түземсезлек белән көтеп ала. Кыш бабай белән Кар кызына ел буе әзерләнгән номерларны күрсәтәсең, ә алар барчасына зур юмартлык белән бүләкләр өләшә. Шушы матур бәйрәм 3 январь көнне Олы Кибәче гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә узды. Бик матур булып бизәлгән чыршы тирәсендә иң беренчеләрдән булып 1-7 класс укучылары күңел ачты, алардан соң 8-11 класс укучылары бәйрәме дәвам итте.
Кечкенәләрнең бәйрәме "Котлы булсын Яңа ел" дип аталды. Кыш бабай килгәнче алар тылсымлы ачкычны эзләделәр. Балаларның юлларына Убырлы карчык , Кәрлә , Аҗдаһа , Шүрәле , Су анасы очрады, кемнәрдер ярдәм кулы сузарга әзер булсалар, кайберләре балаларның юлларын бутарга теләде. Шулай да Кыш бабай үз вакытында килеп җитте һәм бәйрәм дәвам итте.
Ә югары классларның бәйрәме " Чыршы утлары яктысында " дип исемләнде. Әлеге чараны район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Мөбәрәкович Гасимовның башлап җибәрүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
8-11 класс укучыларының төрле сюрпризларга, күңелле мизгелләргә, фокусларга бай чыгышлары алкышларга күмелде.
Күпсанлы тамашачыларга, әти-әниләргә бәйрәмнәр бик ошады. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Алар Яңа елда һәркемгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләделәр.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International