9 нчы декабрь 10 сәгатьтә Сатыш авыл китапханәсе мөдире Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Хәсән Туфанның тууына 115 ел уңаеннан “Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Укучыларга Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру, шигырьләренә анализ ясау, Хәсән Туфан шигырьләренә язылган җырлар тыңлату, балаларның сөйләм телләрен үстерү, шигырьләре хакында фикер йөртә белергә, аны аңлатырга өйрәтү һәм балаларда туган илгә, туган телгә, ата- анага, табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максат итеп куелды. Балаларга проектор аша Хәсән Туфанга багышланган презентация күрсәтелде. Ахырдан Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлына багышланган викторина оештырылды һәм иң күп җавап биргән балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Сатыш авылы китапханәсе мөдире- Шафигуллин Фаиль Фахимович.
Последнее обновление: 9 декабря 2015 г., 13:28