6 нчы декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Солдат күңеле,ана йөрәге !"дигән исем астында армия сафларыннан хезмәт срогын үтәп кайткан егетне каршы алу кичәсе үткәрелде.Кичә матур җырлар,биюләр һәм матур теләкләр белән үрелеп алып барылды.Солдат егетебез Миннегалиев Альфред үзенен хезмәт иткән яклары, хис-кичерешләре белән уртаклашты.Шушы көннәрдә армия сафларына китүче Исмагилов Динарга киңәшләрен,теләкләрен җиткерде.Кичәбезгә килгән барлык авылдашларыбыз да җылы сүзләрен җиткерделәр.
Последнее обновление: 9 декабря 2015 г., 13:41