Тарихи белешмә

Кыскача Саба тарихы.
Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган авылны яратып кына калмаска, аның хезмәт сөючән кешеләре турында, аның үткән тарихын белергә кирәк. Авылыбыз ни өчен Саба(Зур Саба,Яңа Саба, Байлар Сабасы) ул кайчан барлыкка килгән? Шушы сорауга җавап әзләп музейга укучылар, студентлар, тарих белән кызыксынучылар киләләр. Бу сорауларга төгәл генә җавап юк. Шулай да халык арасында таралган риваятьләр һәм кайбер язучыларның, галимнәрнең фикерләре бар.

Күренекле галим Илиадор Александрович Износков үзенең “ Список населенных мест Мамадышского уезда. 1882г.” дигән хезмәтендә безнең Саба турында болай яза: “Маметьева Пустошь... деревня при речке Сабы, от города 85 верст, жители татары (846муж., 809жен.пола). По преданию, дер. возникла в начале XVI-столетия; первыми поселенцами в ней были два сына богатого татарина Маметя. Раз братья поссорились друг с другом из-за сабы (учености, знатности) и в ссоре один другого убил. Впоследствии (около половины XVI-столетия) потомки убитого брата ушли из деревни и основали дер. Средние Сабы “.

Фирдәвес Гарипова (фил.фәннәре докторы, профессор) үзенең “Авыллар һәм калалар тарихыннан” дип аталган китабында (336 бит):

- Саба елгасы ярына урнашкан Байлар Сабасы авылы элек Мәмәт бушлыгы дип аталган. Бу авылга Буа районы Кырык Садак дигән авылдан Мәмәт Байкиев исемле кеше килеп утырган. Анда әле дә Маметовлар нәселе яши. Бу-“саба” сүзе кергән авыл атамаларының су чыганаклары белән чагыштырганда икенчел икәнлеген күрсәтә. Галимнәр фикере буенча, елга атамалары 15 гасыр башы чорында Алтын Урда тарихын чагылдыручы татар халык дастаны “ Идегәй”- дә:

                                             Изге шәһре Болгарны,
                                             Астаналы Сиварны,
                                             Капкасы биек Казанны,
                                             Чулмандагы Җүкә Тау,
                                             Урмандагы Сабаны...     дип искә ала.

Районыбызда “саба” сүзе катнашкан авыл исемнәре шактый. Хәзерге Туктар авылының исеме элек Туктар Сабасы (Иске Саба, дип тә искә алалар) булган. Туктар яныннан ага торган елга башындарак Сабабаш авылы урнашкан. Шул ук Саба елгасының (икенче төрле Казкаш дип атала) түбәндәрәк өлешендә, ягъни район үзәге Байлар Сабасыннан 11 км. көньякта Чәбки Саба авылы һәм тагы Сабаның үзеннән 4 км. көньякта Урта Саба авылы (борынгы исеме Шәйтан-Елга) авылы урнашкан. Язучы галимнәрнең фикерләре Саба турында төрлечә.

Тарихи романнар остасы Нурихан Фәттах үзенең “Шәҗәрә” исемле әсәрендә (249 бит) Сабаларны Апенин ярымутравындагы борынгы җирле халыкларның-италикларның бер кабиләсе булырга тиеш дип исәпли... “Саба” исеме үзе зур тарихлы. Көнчыгышта моннан мең еллар элек Саба исемле дәүләт булуын, сабалылар дигән халык яшәвен искә ала... Бәлки бу исем әнә шуннан киләдер...  Саба Библиядә дә искә алына, Корьәндә Саба кавеменә тулы бер 34 нче сүрә (ул 54 аятьтән тора) багышланган.

Һәрхәлдә, авылга нигез салучылар арасында Мәмәт исемле кеше булуына шик юк. Байлар Сабасы 1917 елга чаклы рәсми язмаларда, әйтик, метрикә дәфтәрләрендә , староста мөһерендә, “Маметьева пустошь” (“Мәмәт бушлыгы” дип исемләнгән. “Пустош” сүзе Байлар Сабасы тирәсендәге кайбер башка авыллар исемнәренә дә кушылган булган. Мондый атамаларны төгәл хәтерләүчеләр сугышка чаклы шактый күп иде әле.

Байлар Сабасы ягының башлангыч тарихы, озын гомерле риваятләрнең берсе түбәндәгедән гыйбарәт.

... Казан тирәсендәге бер авылда, моннан алты гасыр ярым элек, бер агайны, ниндидер гаебе өчен, авылында яшәү хокукыннан мәхрүм итәләр, үзе теләгән урынга барып яшәргә кушалар. Ул хәзерге Байлар Сабасы һәм Урта Саба авыллары арасындагы Кара Бия елгасы буена килеп урнаша. Шул агай янына үз авылларыннан һәм башка төбәкләрдән тагын берничә гаилә килә. Бераздан, мондагы караңгылыкка һәм чебен-черкигә түзә алмыйча, тирән елга буена – Саба суы буена күчәләр, инде унлап ихаталы авылга “Апач” дип исем кушалар. Апыч...Күрәсең , бу сүз “ап-ачык”тан үзгәртелгәндер, чөнки күченүчеләр карурманда ачык, ап-ачык урын тапканнар бит. Әлеге төшне Урта Саба кешеләре хәзер дә, Иске авыл дип атыйлар.

Ләкин яңа урын да Апач кешеләренә ошамый. Шулай да авыл зурая бара. Еллар узгач, авылның бер өлеше Минзәлә ягындагы Иштирәк авылы янына күченә. Алар монда да авылга Апач исеме бирәләр.

Иске авылдан – Апачтан тагын җиде гаилә ерак түгел генә урынга – хәзерге Урта Сабаның түбән очына күченә. Апачта инде өч гаилә генә утырып кала. Авыллар тирәсендә карурман була, ерткыч җанварлар кешеләргә зыян еш салалар, качаклар да килеп чыккалыйлар. Якын тирәдә ниндидер сәер һәм зур яктылык күренүдән кешеләр тагын куркышалар.

Иске авылда калучылар Мәмәт исемле кеше җитәкчелегендә, күченү өчен яңа урын эзләп , олы елга буйлап югары күтәреләләр һәм аланлык очраталар, моны авыл кору өчен уңайлы табалар. Башлангыч нигез – ихата Байлар Сабасының хәзерге Кәли чишмәсе каршысы булган икән. Уңайлы монда -  яктылык та җитәрлек, агымсу көчле, чишмәсе дә якын. Мәмәтләр килеп утырган әлеге урын – авылның хәзер дә үзәгендә. Байлар Сабасына нигез салынуның бер риваяте менә шундый.

Яңа авылда Мәмәт башлык була, ә аның туганы   Шәрип-Елгада   башлык булып кала. Бервакыт Шәрип-Елга Мәмәт янына килеп чыга. Мәмәт кунагына көйләп аккан чишмәдән үзе ясаган савыт белән су алып бирә. Шәрип-Елга, суны эчкәч, савытны җайлы булуы өчен мактый һәм:

- Син монда сап та куеп җибәр,- ди. – Сабы да булсын моның. Һәм Мәмәт авылының исеме шушы вакыйгадан соң – Мәмәтнең туган авылының өлкән кешесе әйтте ләбаса дип, – сабы- Саба булып киткән диләр.

“Саба” сүзенең таң җиле мәгънәсе дә бар бит әле. Бәлки Мәмәт авылына , Шәрип-Елга авылыннан таң ату ягындарак булуына ишарәләп, “Саба” исеме кушылгандыр. Татар халкының борынгыдан ук хисле-кичерешле булуын, ягъни матурлык яратучы , нечкә күңелле икәнлеген дә онытмыйк. Шулай булгач, безнең як кешеләре үз авылына- туган йортына, илгә көн – яктылык китергән йомшак, саф җил исемен кушулары бик тә мөмкин ләбаса.

Гарәпчә дә”сабах” сүзе “иртә таң” дигәнне аңлата. Моңа мисалларны К.Насыйри Һәм Г. Тукай әсәреннән табып була. Әйе, гарәпчә “саба” сүзлектә әйтелгәнчә, көнчыгыштан искән йомшак җил. Саба җиле - иртәнге саф, йомшак җил. Унтугызынчы гасырда яшәгән шагыйрь Габделҗаббар Кандалый “Сәхипҗамал” поэмасында “саба” сүзен нәкъ менә “йомшак җил” мәгънәсендә кулланган. Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан , иртәне тәсвирлаганда, “саба җиле исүе”н төгәл язалар. Әмма ки Мәмәт ясаган савытны да онытмыйк. Шулай – авылның исеме әйбердән (савыт) яки вакыттан (таң) алынган булса да, барыбер тирән мәгънәле бит: һөнәрчелек тә, ягъни кешенең яшәргә омтылуы да әйбәт, табигатнең гүзәл арасы, ягъни кешенең яшәргә өметен көчәйткән көн тууы да шәп!... 

Ни булса да,  Саба төбәгендәге хәзерге авыллар нигезен кара урманга һәм су буйларына күчеп утырган әби – бабаларыбыз салган.

Бүгенге көндә Эзмә авылының элекке урынындагы зиратында 1332 елгы кабер ташы саклануы – моны раслаучы тарихи бер дәлил. Ул Хөсәен исемле кешегә куелган.

Саба якларының мең елдан артык зур тарихы булуын, аның Болгар дәүләте чорында ук даны еракларга таралган   зур төбәк икәнен онытмыйк.

(Югарыда без, Байлар Сабасы Һәм Урта Саба авылларының салынуыны алты гасыр чамасы, дигән идек. Монда Әбрар Кәримуллин фикере белән каршылык юк, чөнки безнең төбәктә Байлар Сабасы һәм Урта Саба авылларыннан элегерәк нигезләнгән салаларның  дә булуы бик мөмкин ич).

Татарның бөек галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфаделәхбар...” дигән китабында Саба якларында туып үскән, исемнәре Ерак Көнчыныш илләренә яхшы билгеле галимнәр искә алына. Безнең яклардагы мәдрәсәләр тирә- юньдә макталган, ә Сатыш мәдрәсәсенә шәрекъ – мөселман илләреннән шәкертләр укырга килгән.

Саба ягы кешеләре –  татар дөньясында күренекле урын тотуларына, аларның башка төбәкләр халыклары белән аралашып яшәвенә мисалларны шактый китереп була.

Казан ханлыгы чорына кагылышлы документ – Сәхипгәрәй хан Ярлыгының (1523) төп нөсхәсенең  1912 елда Мамалай авылында табылуы да моның бер дәлиле. Сәхипгәрәй хан ярлыгын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә галимнәр Казан ханлыгында хөкем соргән аграр мөнәсәбәтләрне дөрес аңлау мөмкинлегенә ирешәләр. Хәзер бу документ Татарстан Республикасы Милли музенда саклана.

Тарихка күз салсак, безнең Саба яклары хәзерге Татарстан җирлегендә барган бер генә вакыйгадан да читтә калмаган. Милләтебез өчен зур фаҗига – 1552 елда рус дәүләтенең Казан ханлыгын буйсындыруы безнең төбәккә дә турыдыдан – туры кагылган. Басып алу белән берничек тә килешмәгән бабаларыбыз 1553 елны Сабадан 8 чакрым ераклыкта Өтернәс шәһәрлеген төзегәннәр. Ул 1954 елның кышында рус җәза отрядлары тарафыннан юк ителгән.

Патша хөкүмәтенең рус булмаган халыкларны вәхшиләрчә христианнаштыру башлана. Моңа дучар булган авыллар: Елыш, Салтыган Ключ,  Түбән Өчнарат, Икшермә... Елыш авылы керәшеннәренең кире мөселманлыкка чыгу өчен алып барган көрәшләре, 16 кешенең богауланган хәлдә, 6 конвоир сагы астында Мамадыш төрмәсенә озатылуы билгеле.

1773-1775 еллардагы Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы ялкыны да безнең якларга  килеп җитә. Һәр авылдан 100-200 кеше Пугачев гаскәренә кушылып китәләр. Алар арасында Байлар Сабасында мелла Сәлим бине Габдерәхим әс-Сабавый, Тенекидән мелла Шәриф тә була.

Пугачев полковнигы Бәхтияр Канкаев тарафыннан Байлар Сабасы һәм Тенеки авылы кешеләре Тәрҗеман Нуркай углы, Габделваһап Мөхсин угылларына биргән билетның эчтәлеге безнең сабалыларга нинди зур хәрби ышаныч күрсәтелеүе турында сөйли.

Еллар үтә тора, күп заманнар уза, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр ишәя. Аларның көнкүреше җайга салына. Ләкин гади халык тормышын авырдан алып бара. Сабага төрле җирләрдән сәүдәгәрләр күчеп киләләр. Савыт-саба кырдырып сату белән шогельләнүдән тыш, Абалаков дигән бай килеп урнашып, туку фабрикасы ачкач, эксплуатация көчәя. Бу фабрикада эшләүчеләр саны алты –җиде йөзгә җиткәләгән, фабрика зурайганнан –зурая. Ләкин фабрикада 1835-1840 еллар тирәсендә көчле янгын чыгып фабрика янып бетә һәм шуннан соң торгызылмый.

Шушы дәвердә Сабага бик зур суммалы бер Бикчәнтәев дигән сәүдәгәр дә килеп урнаша. Ул шәһәрара Аблаков товары һәм башкалар белән сәүдә итә. Аблаковлар һәм Бикчәнтәевлар Сабада шактый еллар яшәгән булырга тиеш. Ул Заманда алар токымы да шактый күбәйгән. Моның ачык мисалы Саба зиратының күп өлешен урап алган киртә һәм бик зур итеп кирпечтән эшләнгән чардуганнар була. Өлкән яштәге кешеләр бу чардуган- төрбәләрнең диварлары гадәти йорт биеклегендә һәм тәрәзәләргә охшаш уемлы булуы турында сөйлиләр.

Сабадагы байлар, сәүдәгәрләр Оренбург, Мәкәрҗә (Горький) һ.б. зур шәһәрләрдәге сәүдәгәрләр белән бик нык элемтәдә булганнар.

Саба һөнәрчеләре белән дан тоткан. Аның көмешчеләрен, тегүчеләрен, итек басучыларын, агачтан савыт-саба ясаучы осталарын бик еракларда белгәннәр һәм көтеп алганнар. Кәрим бай Шакировның савыт-саба тутырылган йөкләре Кытай читендәге Кызыл шәһәренә кадәр барып җиткән.

 Саба сәүдәгәрләренең берсе Сәгыйть Хаялин 1744 елны туган авылы Байлар Сабасыннан һәм күрше тирә-як авылларыннан 200 гаиләне Оренбург ягына- Каргалыга күчереп алып китеп урнаштыра, ягъни Сәгыйть бистәсен оештыра. Бу тәвәккәл Саба сәүдәгәренең исеме тарих битләрендә, халык күңелендә сакланган.

Кыскасы , шундый күп санлы байлар , табыш артыннан куучы сәүдәгәрләр яшәгәч , авылның Байлар Сабасына әйләнеп китүе табигый. Яңа исемнең барлыкка килү тарихында әнә шундый җирлек ята...

1749-1874 еллар ,Завод Нырты авылында бакыр эретү заводы эшли. Ул 125 ел буе рус дәүләтен югары сыйфатлы бакыр белән тәэмин итеп тора. Келарев, Ляпин, Осокин, Лобачевский , Лебедев, Коровин, Яхонтов- төрле елларда бу заводның хуҗалары булалар.

Шулай ук Казанчы Бигәнәй авылы ишаны Вәлиәхмәт Галимов (1848-1919)та  төбәгебез тарихында зур урын тоткан. Ул күп еллар буе тирә-яктан китерелгән гарип балаларны, акылга камил булмаган авыруларны дәвалап халык ихтирамын яулаган.

“Байлар Сабасында рәсми теркәлгән мәхәллә 1797 елда барлыкка килгән. Шул вакытта ук Монасыйп бине Габделхаликъ акчасына таштан мәчет төзелгән.

1841 елда Казанның беренче гильдия сәүдәгәре Гәбделкәрим Гәбдерәшит улы Юнысов (1859 елда вафат) беренче мәхәлләнең хәзер дә сакланган ике катлы кирпеч мәчетен төзеткән. Төзелеш кырык биш мең чамасына төшкән, имеш Гыйбадәтханә йортын салдыручы, Байлар Сабасы киләчәктә кала булырга тиеш, ди һәм мәчетнең проектын Петербург архитекторыннан төзеткән икән. Ә сәүдәгәрнең Байлар Сабасы өчен чыгым күрүе сәбәбе – кияү кешенең бүләге, чөнки Габделкәрим сәүдәгәр Байлар сабасы мәхдүмәсенә - мулла кызына өйләнгән икән. Әйе, бай кияүнең хәләле хакына кесә малын кызганмавы заманында гадәткә үк саналган булса кирәк.

Хәзер ул район хакимияте тарафыннан дин тотучыларга кайтарылды. Мәчет борынгылыгы , сыйфатлы итеп салынуы белән бик кадерле. Сабада элек дүрт мәхәллә - дүрт мәчет булса, әмма безнең көннәргә кадәр сакланып калганы шушы гыны – бердәнбер.

1920-1930 елларда тулы булмаган исәпләүләргә караганда Сабаның үзендә 20сәүдәгәр һәм кибет тотучы, 15 савыт- саба ясаучы, 11көмешче , 8 такта яручы, 5 тире эшкәртүче, 11 тегүче , күп санда балта осталары Һәм умартачылар булган. Билгеле инде безнең якларда яшәүчеләрнең төп шөгеле – иген үстерү терлек асрау була. Һөнәрчелек белән алар күпчелек кышкы айларда, авыл хуҗалыгы белән бушаган араларда шөгельләнгәннәр.

Менә шулай һөнәрчелекнең  җәелгән чорында, 1929 елда ил буенча крестьяннарның киң күләмдә колхозлаштыру хәрәкәте башлана. Аерым хуҗалыкларның күмәкләшүе 1930елның октябренә туры килә. Бу вакытта 43 колхозда 995 крестьян хуҗалыгы исәпләнә. 1931 елның 1гыйнварына 1154 хуҗалыктан торган 51 колхоз була. Авылда яңа тормыш оештыру авыр сыйныф көрәш шартларында бара, байтак кеше һәлак була.

Колхозга керергә теләмәүчеләрне “ кулаклар” дип авылдан куалар.1931 елда районнан 305 кулак гаиләсе сөрелә. Болар нигездә авылның тырыш, хезмәт сөючән кешеләре, дин әһелләре. Аларга “ халык дошманнары” дигән ялган исем тагылган.

Авыл халкының аңына һәм җанына сеңгән шәхси милекчелекне бетерү, җимерү ансат кына булмаган. Колхозлар оешканнар да таркалганнар, көчләп диярлек кабат күмәкләштерелгәннәр. Бу чорларда авылларның иң тәҗрибәле, акыллы, тырыш кешеләре, дин әһелләре, таза тормышлы гаиләләр, төрмәләргә, сөргеннәргә җибәрелгәннәр.  
Район оешканнан соң төзелешләрнең иң зурысы, әлбәттә МТС була.

Мондый станцияләр булдыруны тормыш тәлап итә, чөнки авыл хуҗалыгын яңабаштан кору өчен крестьян хуҗалыкларын күмәкләштергәч, аны механикалаштыру бурычы туа.
Шулай бу болганчык вакытлар, авыр еллар уза тора. Колхоз экономикасы елдан – ел күтәрелә бара, колхозчыларның тормышы бераз җиңеләя. Алда зур үсеш планнары тора. Яшьләр белемгә омтыла. Авылда мәдәният үсә.

Моннан соңгы елларда тормыш бераз җайга салына башлагач,   1941 елның 22июне йөзләрчә асыл ирләрне кулларына корал алдыра. Алар туган илебез , башка халыкларның азатлыгы өчен батырларча сугышалар.Безнең төбәк халкы бөтен көчен һәм байлыгын Ватанны саклауга, тылыбызны ныгытуга юнәлдерде.

Сугыш елларында колхозчылар гаять кыен шартларда фронтны, илне азык белән тәэмин итү өчен армый – талмый эшлиләр. Бу кырыс елларда балалардан алып иң өлкән яшьтәгеләргә тикле эштә була.

“ Бөтенесе – фронт өчен, бөтенесе – җиңү өчен!”

Ниһаять , җиңү! Сугыштан соң  тагын авыр, хуҗалыкны торгызу чорлары башлана. Тырыш халкыбыз, үз – үзен аямыйча көн – төн эшләп , сугыш китергән җимерекләрне төзәтә алды.

Бүгенге көнгә килгәндә тормышларыбыз мул,  шушы тормышка сөенеп алдагы киләчәктә дә сугышлар булмый , тынычлыкта, матур киләчәктә, балаларның шат авызын ишетеп , олыларның хәер фатихасын алып бер – береңә шәфкәтле булып  яшәргә язсын иде.

Саба сәүдәгәре Сәгыйть Хаялин турында.
Саба сәүдәгәре Сәгыйть Хаялинның Сабаның үзеннән һәм тирә - як авылларыннан 173 гаиләне Оренбург ягына күчереп Каргалы , икенче төрле әйтсәк, Сәгыйть бистәсенә нигез салуы .
*********************

Татарстаннан шактый еракта урнашкан Оренбургтагы Сәгыйть бистәсе 2004 елда үзенә 260 ел тулуны билгеләп үтте.

Кем ул Сәгыйть кайсы як тумасы, ни сәбәпле ул анда барып чыккан? Менә шушы сораулар мине күптән борчый иде. Күп эзләнә, укый торгач, исеме зур бистәгә бирелгән, күп кенә тарихи һәм әдәби китапларга кереп калган Сәүдәгәр Сәгыйтьнең безнең авылдан – Байлар Сабасыннан чыккан кеше икәнлеген ачыклап булды.

XVIII йөзнең утызынчы елларыннан башлап  рус дәүләте Көньяк Уралдагы киң җирләрне , бай табигый хәзинәләрне үзләштерергә керешә. Биредә максат җирләрне үзләштерү генә түгел , ә Казахстан , Төркстан ( Урта Азия) якларына үтеп керү дә.

1734 елда Оренбург комиссиясе дигән оешма төзелә. 1742 елда аның башында Петр I нең шәкертләреннән берсе Иван Иванович Неплюев (1693-1773) тора.

И. И. Неплюев яңа өлкәне үзләштерүдә Идел буеннан чыккан татар сәүдәгәрләренә зур өметләр баглый. Илнең кайсы ягына, чыгарып җибәрсәң дә курыкмыйча юлга чыгарга әзер торган тапкыр, батыр татар сәүдәгәрләре Казакъ даласына барсалар да “үз кеше” булып китәләр. Кирәк фарсыча, кирәк гарәпчә, кирәк төрки, кирәк урысча рәхәтләнер гапләшәләр, гөрләтеп алыш-биреш итәләр. Неплюев 1743 елның мартында , Оренбург сәүдәсен аякка бастыру өчен , Казан губернасыннан 200 гаилә , акчалы татар сәүдәгәрләрен бирегә күчереп утырту турында карар проектын Сенатка тәкъдим итә.

Ул 1742 елның көзендә үк Орск шәһәрендә Байлар Сабасыннан килгән Сәгыйть Хәялин белән таныша. 1743 елгы Сенат утырышыннан соң Оренбургка кайтышлый Казанда туктала һәм бу танышын чакыртып , кабат очраша. Әнә шунда мәсьәлә хәл ителә . С. Хәялинга әлеге 200 гаилә татар сәүдәгәрен табып Оренбургка күчерүне оештыру йөкләнә.

1744елда Казан губернасыннан күчеп килгән 170 гаилә сәүдәгәрләр Оренбургка, хәрбиләр һәм чиновниклар тырнагы астына урнашырга теләмиләр. С. Хәялин Казахстан чигенә якынрак урында, Оренбургтан 15 чакрымнар ераклыкта – Сакмар суы буена үз шәһәрчекләрен салырга рөхсәт ала. Шәһәрчекне шундагы торак пункт исеме белән Каргалы дип, ә үзара сөйләшкәндә һәм язышканда Сәгыйть бистәсе дип атыйлар.

Килгән көннәреннән үк, Казан төбәгеннән күчкән яктышларыбыз сәүдә юлын ачып җибәрәләр. Хивага, Казакъ урдаларына , Ташкент, Бохара якларына сәүдә белән чыгу гадәти эшкә әверелә. 1751 елда инде биредән тарар сәүдә карваны ерак Һиндстанга юнәлә. Шул кәрванның бер вәкиле старшина Исмәгыйль Бикмөхәммәт улының сәфәр турындагы язмасы бар. Ул 1862 һәм 1903 елларда басылып чыккан. «Исмәгыйль ага сәяхәтнәмәсе » безнең өчен бик тә кадерле әсәр.

Сәгыйть бистәсе ярты гасыр эчендә татарның зур мәдәни үзәгенә әверелә. 1748 елда үткәрелгән халык санын алу исемлегендә сәүдәгәр сословиесендәге ир затыннан 996 мөселман ир-ат (хатын-кыз переписька кертелми) яшәгән 173 хуҗалык ( труба, ягъни морҗа саны ) бер дип күрсәтелә. Исемлеккә күз салыйк:

3 нче йортта 52 яшендәге Сәгыйть Хаялин , Байлар Сабасыннан; Уллары Габделкәрим (32яшьтә), Габдерәшит (28яшьтә), Ваһап (23,5 яшьтә), Ибраһим (7яшьтә), Хәсән (3,5 яшьтә) һәм берничә хезмәткәре.

42 нче йортта – 43яшьлек Габделкәрим . Ул Каргалы мәчетенә нигез сала. Олы Шыңардан - Утапи Кудашов (улы Рәхманкул 3 баласы белән). Кече Шыңардан - Уразай Булатов, Әхмәт Туметов, (80яшьтә) булган . Иске Сабадан (Туктар) - Максуд Бикбаев;  Тенекидән – Садыйк Муллануров; Сәрдәдән – Надыйр Сәфәров;  Олы Икшермәдән – Мөслим һәм Мыхсим Моратов;  Олы Кибәчедән – Митрәй Курмаев; Чулпыч авылыннан 6 улы белән 57 яшьлек Йосыф Кадыйров;  Язлы Арташтан  - Әбделмәҗит Крусев;  Өчиледән – Сөләйман Арсланов, Исмәгыйль Арсланов, Бикей Кутусов, Иркәй Байдашев, Аит Байдашев, Ишмәт Аскановлар Каргалыга күчеп киткәннәр.  Буранчы (Сатышның элекке исеме), Ашимшәех (бу авыл Тимершык түгел микән – Рәйсә С. ) авылларыннан да күченеп китүчеләр күп булган. ( Бу мәгълуматлар түбәндәге чыганактан: Мәскәү, ӨГА древних актов, фонд 350, опись 2, ед.хр. 2450.Галимҗан Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галиме М. Гайнетдиновтан алынды ).

Сүз дз юк С.Хаялин кешеләре Сабадан гына түгел , Казандагы бөтен өязләрдән җыелган, ягьни халкыбызның иң тирән катлауларыннан килеп чыккан. Алда язылганнардан өстәп шуны әйтәсе килә, татар халкы арасында мәгърифәт эшен җәелдерү, мәктәп- мәдрәсәләр салдыру өчен күп еллар буе зур суммада акча сарыф иткән Оренбург сәүдәгәрләре миллионер Хөсәеновлар да төп чыгышлары белән безнең яктан булганнар. Оренбург Каргалысына күчеп китүчеләр арасында Хөсәеновларның бабалары Имәнкол да була. Ул хәзерге Теләче районы Кибәхуҗа авылыннан күченеп киткән. Аның варислары Әхмәд, Мәхмүт, Гани, Хөсәеновларның сәүдәдән кала башкарган изге эшләре : Казан төбәгендә генә 20 мәчет һәм мәдрәсә , мәктәпләр ачу, 40 лап мөгаллимгә эш хакы түләп торулары, 200ләп мәктәп һәм мәдрәсәне уку- укыту әсбаплары белән тәэмин итеп торулары турында  “Саба ягы меценантларын барлый” (газ. “Саба таңнары”, №14,21 февраль,2007 ел, автор Р.Сиразиева) дигән язмада шактый тулы мәгълүмат бирелгән иде.

Бүгенге көндә дә Оренбург тирәсендә I Имәнкол,  II Имәнкол исемендәге авыллар бар. Шушы авылдан килгән укытучы Клара Насыйрова белән миңа Казанда очрашып танышырга , соңыннан берничә ел дәвамында хат язышып дуслыкны дәвам итәргә туры килде. Сәг. Хаялин кешеләре яңа урынга килеп урнашу белән иң беренче эш итеп балаларына аң –белем бирү турында кайгыртканнар. Сәет бистәсе мәдрәсәсен Габделкәрим хәзрәт оештыра. Аның улы – көмешче Исхак мөдәррис тә , шагыйрь дә булган. Алардан бу традицияне Вәлит Каргалый, Хөсәен Болгарый , Вәлетдин Багдадый кебек шагыйрьләр ала.

XVIII йөз урталарыннан татар – башкорт күтәрелешләренең рухи җитәкчеләре дә Сәгыйть бистәсеннән булуын чамаларга мөмкин. Мәсәлән , Батырша восстаниега чакыру хатын Габдессәләм ахун күрсәтүе буенча язганын искәртә...

Е.Пугачев күтәрелеше чорында Каргалы-Сәгыйть бистәсе татарлары арасында бу хәрәкәтнең үзәгенә әверелә. Восстание хәбәре чыгу белән Иске Иштирәк авылы кешесе Ает Үрәзмәтов Энесен Каргалыга җибәрә. Аны Пугачев үзе кабул итә һәм абыйсына Аедка старшина дәрәҗәсе бирә.

Әнә шул рәвешле,  XVIII- XIX гасырларда Сәгыйть бистәсе татарлар өчен шигъри һәм сәяси үзәкнең берсе булып әверелә.

Татарстанның төрле төбәкләреннән , Саба якларыннан 200 гә якын гаиләне әллә кайдагы Сакмар су янындагы Каргалы тау итәгенә алып китүче батыр йөрәкле . тәвәккәл сәүдәгәрнең халкыбыз тарихында күркәм эз калдырган шәхесләрнең берсе Аит улы Сәгыйть Хаялинның безнең як тумасы булуы зур горурлык , әлбәттә.

Әмма кайбер галимнәрнең язмаларында Сәгыйть Казан сәүдәгәре, ә аның белән китүчеләр Казан татарлары итеп күрсәтелә. (мәсәлән , Газиз Гобәйдуллин. Тарихи сәхифәләр ачылганда. Казан 1989/ 248 бит.)

Шул ук вакытта башкорт язучысы Гали ибрахимовның “ Кинҗә ” исемле тарихи романында һәм Җәмит Рәхимовның “ Батырша ” исемле әсәрендә ( Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1992ел, 77-78 битләр) С.Хаялинның Байлар Сабасыннан булуы аермачык итеп язылган. Хәзер. Үзем дә 1988 елда ук тарихи дөреслекне ачыклау теләге белән Оренбург өлкә музеена  һәм Каргалы урта мәктәбенә хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Кызганычка каршы, мәктәп хатны җавапсыз калдырды. Ә Оренбург өлкә музее экскурсаводы О.Ю. Головановадан өч битлек җавап хаты алдым. Анда мондый юллар бар иде: “ В перечне жителей указан основатель слободы – Сеит Аитов сын Хаялин – 52 года,  с пятью сыновями , родом Казанского уезда Арской дороги  из деревни Маметовой пустоши. ” ( Патша документларында Байлар Сабасы “ Мәмәт бушлыгы ” дип йөртелгән.-  Сиразиева Р.Б.)

С. Хаялинга кагылышлы материалларны табу, өйрәнү эшләре хәзер дә үзенең әһәмиятен югалтмый.

... Урта Азия илләре белән сәүдә бәйләнешләре урнаштыруда сәүдәгәрләр хәл итүче  роль уйнаганнар. Шул җирлектә, татар халкының иҗтимагый  үсешендә сизелерлек тизләнеш барлыкка килә. Казан арты авылларында Урта Азия мамыгынан комач тукучы күпсанлы мануфактуралар (ялланган эшчеләр эшләүче тукымачылык остаханәләре) калкып чыга. Урта Азия халыклары белән мәдәни бәйләнешләр күрелмәгән югарылыкка күтәрелә.

Сәүдә кәрваннарына ияреп күпсанлы татар яшьләре укырга Хива, Бохара мәдрәсәләренә агылалар. Халкыбызның мәдәни яңарышы “уяну” хәрәкәте, ( Г.Утыз - Имәни , Г. Курсави, Ш. Мәрҗәниләрне хәтерлик ), менә шушы уңдырышлы җирлектә үсеп китә.
Февраль, 2008 ел.
Сиразиева Р.Б.

Соңгы яңарту: 2012 елның 31 октябре, 11:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International