ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

 Татарстан Республикасы территориясендә туң төшү турында шторм кисәтүе

2024 елның 16 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта -2..-7° туңу көтелә, Казан шәһәрендә урыны белән -3°кадәр.

Бүген,15 майда, Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Алар якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.

Халыкара гаилә көне безгә тормышыбызда гаиләнең мөһимлеге турында тагын бер тапкыр уйланырга һәм якыннарыбызга игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Бу бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар үзләренең икенче яртылары белән открыткалар ясадылар һәм бер-берсен гаилә көне белән котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Кукуруз чәчү

Тэги: УСХИП

Ел саен 15 май көнне Халыкара гаиләләр көне билгеләп үтелә. 
Бу бәйрәм хөрмәтенә 15 май көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район китапханәсе "Жили-были сказочные семьи" дигән викторина үткәрде, әкиятләрдә дә әти-әниләр, абыйлар һәм апалар, бабайлар, әбиләр һәм хәтта бала караучылар да бар. Укучылар сорауларга актив җавап бирделәр. Әкиятләрне искә төшерделәр.
Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче  номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасының балалары өчен “Балалар язучылары белән танышабыз” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар танылган балалар язучыларының китаплары дөньясы буйлап «Г.Тукай һәм А.Алиш китаплары», «Татар, рус язучылары» тукталышлары белән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Чара балаларның язучылары турында белемнәрен киңәйтте

Тэги: Мәдәният бүлеге

Дәүләт төзелеш контроле инспекциясе, "Татинвестгражданпроект" ДУП проект оешмасы, "АлтынГрупп" ҖЧҖ генераль подряд оешмасы, "АртСтрой" ҖЧҖ субподряд оешмасы вәкилләре катнашында "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелеше буенча киңәшмә узды. Киңәшмә катнашучылары объектның проект документациясе турында фикер алыштылар.

Тэги: окс ОКС

14 май көнне Эзмә мәдәният йортында гаилә елына  багышланган "Гаилә бәхет ачкычы" исемле Эзмә урта мәктәбе укучыларының концерты булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә контроль-күчерү нормативларын кабул итү башланды, алар нәтиҗәләре буенча әзерлекнең киләсе этабына күчереләчәк.

Беренче булып КПНны чираттагы күнегү этапларына фехтование, бадминтон, өстәл теннисы бүлеге спортчылары тапшыра башлады. Спортчылар үзләренең хәзерге чорга әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәләр. Нормативларны тапшыру спорт төрләре буенча гамәли элементларны күрсәтүне үз эченә ала. КПН нормативлары белән танышу https://saby.tatarstan.ru/obrazovatelnie-standarti-i-trebovaniya.htm

Яңалыкларны һәм нәтиҗәләрне «Минем спорт» АИС электрон журналында таныша аласыз. Барлык яшьтәге спортчыларга спорт күнекмәләрен һәм осталыкларын үстерүдә кирәкле этапны уңышлы үтүләрен телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА Минем спорт

14 май көнне Саба район китапханәсенә Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6-10 сыйныф укучылары килде. Кунакларга район китапханәсе буенча экскурсия үткәрелде, анда алар китапханә тарихы, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Чара тәсбих җыю, сумка-шоппер буяу, эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау белән дәвам итте. Пушкин картасы буенча 36 билет сатылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
май, 2024 ел
сишәмбе

2023 елда, Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгының яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында үткәрелгән грантлар конкурсында, "Яшлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе "Гаилә җылысы" проекты белән җиңү яулады һәм 960,000 сум күләмендә грант отты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International