ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәмендә Яңа елга Явлаштау балалар бакчасы территориясен бизәделәр.

Явлаштау  мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа ел өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигураларын ясадылар.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортының  “ Моң “ халык театры  “Тыкрыкта булды бу хәл” исемле комедиясен сәхнәләштереп, Явлаштау халкына тәкъдим иттеләр.Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. «Моң»   халык театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Явлаштау командасы авыл җирлекләрендәге ир-атлар командалары арасында мини футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 2 урынны яулады. Команданы уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез.

 


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

15 декабрь көнне «Укытучы һәм остаз елы» уңаеннан  Явлаштау мәктәбендә “Үзебез сайлаган язмыш” исемле зур очрашу үткәрелде. Бу чарага төрле төбәкләрдә туып үскән, үзенең хезмәт юлын биредә башлаган, белем һәм тәрбия биргән педагоглар чакырылган иде. Чара башланганчы килгән кунаклар үзләре укыткан укучылары белән очрашып, аралашып алдылар. Махсус фотозонада фотосүрәткә төштеләр. Иң өлкән остазлардан Шаймуллина Ризәлә Дәүләт кызы (83 яшь) һәм Гыйззәтуллина Алсу Фазлый кызы (80 яшь) иде. Очрашу бәйрәме чәй табыны артында күңелле аралашу, хатирәләрне яңарту, җыр-моң белән үрелеп алып барылды.Бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән укытучылар да искә алып үтелде. Башта сүз өлкән буын укытучыларына бирелде. Алар үзләренең эшләү дәверләре турында бик кызыклы итеп сөйләделәр, бу бәйрәмдә һәр остаз еракта калган яшьлек елларына кайтып килде дисәк тә була. Аннары төрле елларда директорлык вазыйфасын башкаручылар иң матур, иң күнелле вакыйгаларны хәтерендә яңарттылар. Килгән һәр кеше үзенең якты истәлекләре белән бүлеште. 

 


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

2 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бу иң якын һәм кадерле кешеләребезнең бәйрәме. Әниләр һәрвакыт безнең сакчы фәрештәләр булып калалар. Һәрбер сабый әйткән беренче сүз - " Әни " сүзе. Чарага әниләр, әбиләр, иң кадерле кешеләр чакырылган иде. Зал мәхәббәт, шатлык һәм җылылык белән тулды. Тамашачыларны иҗади номерлар, матур җырлар белән сөендерделәр, Әниләргә карата бик күп җылы һәм күңелгә үтеп керерлек сүзләр яңгырады. Махсус әзерләнгән  номерлар залда дулкынлану һәм шатлык тудырды,һәр әйтелгән сүз залдагы барлык әниләр өчен үзенчәлекле бүләк булды. Көчле алкышлар һәм эчкерсез елмаюлар  астында бәйрәм концерты тәмамланды, искиткеч кәеф һәм якты эмоцияләр истәлеккә калдырылды.


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мишәбаш "Тюльпан" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде

Явлаштау авылында гражданнардан җыелган үзара салым акчасына  балалар мәйданчыгын урнаштыру төгәлләнде

Ана теле, әби- бабам теле, татар теле. Халкым бишектән бирле шул телнең аһәңе белән, шул телне саклап яши. Әниләрнең әкиятләрен тыңлап, моңлы җырларын җырлап, шул моңнарга төренеп үскән, шул моңнарны саклау юнәлешендә матур гына эшләр башкарган өлкән буын вәкилләре “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән, әниләр көне уңаеннан, “Илаһидыр ана теле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичә барышында әниләребез турында матур хатирәләр сөйләнде, шигырьләр укылды һәм шулай ук матур җырлар җырланды. Туган телебезнең өлгесе булган мәкальләр әйтелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. 

Явлаштау авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым буенча җыеннары узды. 2024 елда җыелган чаралар түбәндәге эшләр өчен кулланылачак: Явлаштау авылында  балалар мәйданчыгын кору һәм янгын гидрантларын урнаштыру, Мишәбаш авылында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International