ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Сабабаш урта мәктәбенең 2,3,5 сыйныф укучыларына, Саба гимназиясенең 4 “А”сыйныф һәм Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен “Әкият илендә” – әдәби –интеллектуаль уен уздырылды. Уенда  “Пазл төзибез”, "Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит”, “Әкиятне яхшы беләсеңме?” һәм башка мавыктыргыч биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген, 26 мартта, Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Җырлап-биеп, уйнап – көлеп язны каршылыйк» исеме астында, татар милли бәйрәме «Нәүрүз» булып узды. Нәүрүз– язгы көн белән төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормыш тантанасы, юмарт уңыш елына өмет багълаган чор. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм изгелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
март, 2024 ел
җомга

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024нче ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышында “Саба – даны шәхесләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге утырышта тарихчы, туган як төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы Саба тарихы белән беренчеләрдән булып кызыксынган, өйрәнгән, архивларда эзләнүләр алып барган, район тарихында тирән эз калдырган, күп еллар буе җитәкче булып эшләгән -Хәмидулла Хуҗиәхмәтов турында сөйләде. Ул колхоз председателе булып 6 колхозда 30 елга якын эшли, колхозларда җитештерүчәнлекне нык күтәрә,шуңа да карамастан Саба тарихын барлый, язып бара, тарих белән кызыксынган кешеләрдән дә мәгълүмат туплый. Чарада катнашучылар үз фикерләрен җиткерделәр, әлеге утырыш мәгълүматка бай булды. Районыбызда шәхесләребезнең милләтебез өчен кылган эш-гамәлләрен халкыбызга җиткерү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү безнең бурычыбыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

20 март көнне Саба район китапханәсендә  “Мин кулыма китап алам” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Бәйге “Без тарихта эзлебез”; “Безнең заман”; “Иң яхшы видеобизәлеш”, "Иң креатив видеоролик" номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне  Саба район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләде. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән башланды. Аннары бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара җиңүчеләр белән бергә шәм ясау буенча мастер класс белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
март, 2024 ел
җомга

Кояш һәм яз бәйрәме Нәүрүз, гореф-гадәтләр буенча март уртасында билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда мәктәп укучыларына әңгәмә-викторина үткәрелде. Чара барышында укучылар белән иң матур ел фасылларының берсе яз турында сөйләшенде, аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, чара барышында алынган белемнәрен тикшерделәр. Соңыннан катнашучылар өчен агач такта буяу буенча мастер-класс оештырылды. Балалар алмагач чәчәкләрен ясадылар, ә бу исә, язның килүен, ә аннан соң җәйнең дә якынлашуын аңлата.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Якты, матур 8 Март бәйрәме якынлаша. Бу шатлыклы бәйрәмдә хисләреңне күрсәтү өчен, әниләргә үз кулларың белән бүләк ясау бик мөһим. Ул бүләккә җан һәм кул җылысы салынган була. Бу яраткан әниләребезнең никадәр кадерле булуының иң яхшы дәлиле булачак. Аларга мондый игътибар чын күңелдән бик ошар. Шул исәптән, 8 март бәйрәме алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда иң актив укучылар өчен “Әнигә бүләк” дип исемләнгән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар музей хезмәткәрләре белән бергә яраткан әниләре өчен матур бүләкләр ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

5 март көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Тимершык урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен, ремонттан соң, район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен  «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар  үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр  алып, күп кызыклы мәгълүматлар  белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5 март көнне Саба район китапханәсендә, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче  "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен очрашу оештырылды. Алар өчен ҮКС директоры Билалова Ляйсан Рәкыйп кызы яңартылган китапханә буйлап экскурсия үткәрде. Чараның икенче өлешендә Саба мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы белән очрашу булды. Хәзрәт барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, хатын-кызларның җәмгыятьтә, гаиләдә зур роле, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
март, 2024 ел
җомга

Музейга килүче өлкән буын кешеләре өчен үткәрелә торган музей дәресләре төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуга, аларны җәмгыятьнең мәдәни тормышына  үз өлешен кертүгә һәм үзара аралашу, аларга игътибар күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда өлкән буын вәкилләренең чираттагы җылы, җанлы очрашуы узды. Бу юлы музей дәресендә катнашучылар белән Лесхоз поселогында балалар бакчасының барлыкка килү тарихы турында фикер алышынды. Яңа балалар бакчасы ачылу белән бәйле кайбер вакыйгаларны искә төшерделәр. Дәрес ахырында алар өчен «Алтын балык» мастер-классы үткәрелде. Һәркем үз эшендә иҗади осталыкларын тормышка ашырырга тырышты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең  "Яшьлек" хореография коллективы һәм шул коллективның "Мизгел" төркеме "На высоте" дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаштылар. Уңышлы гына чыгыш ясап, алар 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. "Яшьлек" хореография коллективына иң яхшы массакүләм бию өчен 10000 сумлык сертификат, коллектив җитәкчесе А.З. Мөбәрәкҗановага  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International