ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Сәләт - Саба аланында барлык сәлкешләр дә төрле яктан ачыла,  бирелгән мөмкинлекләрне кулланып, шөгыльләрен арттыралар.  

 Урта -Нырты авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен Сабантуй   бәйрәме үткәрелде. Уеннарда -ярышларда зурлар да катнашты.Барлык катнашучыларга күчтәнәч-бүләкләр тапшырылды..Барысы да бәйрәмнән  канәгать калып ,рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

«Лукоз Саба» җәмгыятендә печән әзерләү дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясе «Шатлык» мәктәпяны лагеренда «Җәй белән балалар. Ун куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага профилактик эңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында белгечләр балаларга кояштан саклану, су коену кагыйдәләре, агулы бөҗәкләр, ашарга яраклы һәм яраксыз җиләкләр, үсемлекләр турында сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

 

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре  өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребездә  жэйге эшләрнең кайнаган вакытында бакча эшләрендә: түтәлләрне йомшарту, бәрәңге төбе  өюдә,  яшелчә үстерү өстендә кайнашалар.

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Мингәр  авыл клубында ремонт эшләре алып барыла, су коену зоналарына су буенда үз-үз тоту кагыйдаләре буенча күрсәтмә мәгълүматләр урнаштырылды. Сабай авылында иганәчеләр булышлыгы белән уен мәйданчыклары ясалды.

   “Сабагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2005 елда оешты. Җитәкчесе - Нигъмәтҗанов Фәрит Әлфәт улы. Бүгенге көндә оешмада 26 кеше хезмәт куя. Оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше - авыл хуҗалыгы техникасы  һәм җиһазлары сату, ремонтлау, запас частьләр белән тәэмин итү.

          “Сабагро” җәмгыяте Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка  төбәкләренә дә хезмәт күрсәтә.    Шулай ук Европа,  Кытай, Америка илләре белән тыгыз эшлекле мөнәсәбәттә тора. - Икътисад бүлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләр башланды. Олы Кибәче һәм Төбәк авылларында спорт мәйданчыклары рәшәткә белән әйләндереп алынды, кече Кибәчедә чишмә төзекләндерелде. - Олы Кибәче авыл җирлеге

Район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар һәм шагыйрьләр  клубының утырышы китапханә бинасы каршында саф һавада уздырылды. Беренче өлештә Сабада яшәп, гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган, Совет чорында “Мишә дулкыннары” берләшмәсенең актив әһеле булган, шигырьләр авторы Мөхәммәдиева Розалия Әүхәди кызы лаеклы чыгыш ясады.

   

 

Кичә 2 июль көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында футбол буенча Саба районының 2018 елгы чемпионатының чираттагы уеннары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International