ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында язгы кыр эшләренә керештеләр.

Пионерия хәрәкәте оешуга 96 ел якынлашу уңаеннан, ел саен май аенда традицион үткәрелеп килүче слет-фестивальга әзерлек максатыннан, бүген 4 май көнне Балалар иҗат үзәгендә педагог-оештыручылар һәм Район балалар Думасы составы активистлары катнашында чираттагы утырыш булып узды.

Самара өлкә балалар китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле IX Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты –сугыш чоры балалар әдәбияты  үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

2018 нче елның 1 нче маенда Югары Утар  балалар йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Г. Х. спорт төрләренә багышлаган бәйрәм чарасы үткәрде.Сәламәтлеккә туймаган ,язмыш сынавына дучар булган балалар кызыксынып, өметләнеп, сөенеп көтеп алдылар.

Шәхси эшмәкәр Галимова Гульнара Хамит кызы хезмәткәрләре белән берлектә өмә уткәрделәр. “Империя Цветов”кибет яннарын җыештырып, барлык чүпләрне арындырдылар.

2018 елның 26-28 апрелендә Көнбатыш Двина шәһәрендә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 4 нче курс студенты Хафизов Альмир "Иң яхшы техника куркынычсызлыгын саклау " номинациясендә җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде. Шулай ук директор Бикмөхәммәтов З. М. һәм Саба аграр көллияте коллективы рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары ярдәме белән, Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театры, апрель аенда Саба районының унбер авылында “Мәхәббәткә мең рәхмәт” дип исемләнгән җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте. Тамашачы  студентларның чыгышын бик яратып кабул итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Иштуган авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрелә.

Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында  барлык хезмэткэрлэр 28 апрель көнне өмәгә чыктылар:  приют ишегалдындагы чәчәклекләрне чистарттылар, кипкән, корган агач ботакларын җыйдылар, тротуарларны тәртипкә китерделәрне, үсентеләрне утыртуга әзерләп куйдылар. ϴмәдән соӊ, приют территориясе  чистарып һәм ямьләнеп калды.  

Берничә ел рәттән, Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан,“Георгий тасмасы” акциясе ил буенча дәвам итә.Ул – ветераннарны яшь буын белән бәйли торган чара булып тора. 3 нче майда, Лесхоз Мәдәният хезмәткәрләре урта мәктәп укучылары белән берлектә шушы акция уңаеннан ветераннарның каберендәге чардуганнарга “ Георгий лентасы”н бәйләделәр.Мишә авыл җирлеге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International