ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Мәдәният хезмәткәрләре Дәүләт бюджет өстәмә һөнәри белем бирү учреҗдениясе “Социомәдәни һәм сәнгать  белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты”нда белем алдылар. Аларга дипломнар тапшырылды.

 Кече Шыңар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә "Әгәр ерак, ерак барсак..." дип аталган кичә - сәяхәт оештырылды. Балалар күңелле вагонга утырып "Кәгазьләр"; "Төсләр"; "Әкиятләр"; "Китаплар" тукталышларында булдылар, мәдәният йорты белән таныштылар, "Китаплар иле"нә керү өчен табышмакларга җаваплар табып тылсымлы билетларга ия булдылар.

Саба 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында балаларның һәм барлык хезмәткәрләрнең яраткан кешесе Кибякова Зоя Алексей кызының 55 яшьлек юбилей уңаеннан тантаналы бәйрәм  үтте.

    15 сентябрь көнне Шәмәрдән балалар китапханәсендә 1а сыйныфы укучылары өчен (укытучылары Шакирова Л.Т.) мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханә мөдире Н.Гатиятова балаларга “Укучының мәдәни көндәлеген” тутыру тәртипләрен аңлатты. “Татарстанның тарихи урыннарына сәяхәт” дигән темага дәрес үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казанның мәдәният учакларында, Болгар, Биләр шәһәрлекләрендә, Раифа монастыренда, Зөя утравында булдылар. Укырга китаплар алып бик канәгать таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International