Явлаштау урта мәктәбендә хореография түгәрәген яшь белгеч Рахимуллина Чулпан Әмир кызы җитәкли.
Иске Икшермә авыл китапханәсендә Бөтенрәсәй аеклык көне уңаеннан «Аракысыз бер көн» - сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китап укучылар аракының җәмгыятькә һәм кешегә китергән зыяны турында мәгълүмат алдылар, күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.