18 апрель Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан Саба туган як өйрәнү музее тарафыннан истәлекле урыннар буенча экскурсия үткәрелде. Экскурсиядә “Әллүки” бакчасының балалары катнашты.
Чараның максаты балаларда мәктәпкәчә яшьтән патриотик тәрбия бирү, авылыбызның тарихы, күренекле кешеләре, тарихи истәлекле урыннары, һәйкәлләре белән танышу.
Экскурсия алдан планнаштырылган маршрут белән алып барылды: Әфганчылар истәлегенә куелган монумент-һәйкәл => Г. Закиров бюсты => П. Корчагин һәйкәле => З. Юсупов мемориаль тактасы => В.И. Ленин һәйкәле => «Сабалылар Бөек Ватан сугышында» мемориаль комплексы => 1841 нче елгы Мәчет.
Саба туган як өйрәнү музей директоры Венера Саитова һәр истәлекле урынга тукталып, аның тарихы белән таныштырды.
Балалар кызыксынуларын күрсәттеләр, сораулар бирделәр, күп мәгълүмат алдылар.
Чарада катнашкан балалар үзләренең авыллары белән горурлану хисе тойдылар.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:52