ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Эзмә урта мәктәбендә ”Киләчәккә адым” районкүләм фәнни-гамәли конференциясенең  мәктәп этабы үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

10 марта Мишә авыл җирлегендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләр турниры узды. Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы икенченче урынны алды

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

2025 елның 11 марты 21.00 сәгатьтән 12 март 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

12 март Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән бозлавык, томан (Казанда да);

- төнлә һәм көндез көчле җил секундына 15 метрга кадәр җитә.

 1 марттан 11 мартка кадәр Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ватанны саклаучылар  елына багышланган “Авылым хәрбиләре” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Бу стендта армия хезмәтен үткән авылдашларыбызның фотосурәтләре тәкъдим ителде. Музей хезмәткәре  фотокүргәзмәдә фотолар , солдатларның биографияләре белән таныштырды. Шулай ук почмакта фотоальбомнар, хәрби значоклар, солдатларның рәхмәт хатлары һәм армия кирәк-яраклары тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кистеләр. Махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре  "Наркотиклар - тормыш яки үлем!" дигән   исем астында  урамда акция үткәрделәр. Бу акция яшьләрне актив тормыш позициясенә, яшьтәшләре белән аралашуга, тормышта дөрес юлны  сайларга, сәламәтлекләрен сакларга чакырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

7 март  көнне гимназиябез макулатура җыйды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Мишә авыл җирлегендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләр турниры

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге халкы район мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан оештырылган концертта булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда Тимершык авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Айгөл Әхмәтгалиеваның “Әйттерерсең әллә ни...” комедиясен  сәхнәләштерделәр. Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International