«Саба-Арена» спорт комплексында 16 мартта ТР Өстәл теннисы федерациясенең 2 нче лигасының 1 нче этабы узды. Чемпионатта 11 команда катнаша. Әлегә разведка матчлары үтте. Икенче залда традицион якшәмбе лигасы узды. Вилданов Камил-Гапдерахманов Инсаф пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урында - Тибхар дуэты Вәлиуллин Әлфис-Илсаф Латыйпов. Лиганың җиңүчеләре - Юсупов Раян-Заһидуллин Салават. Турнирда Казан,Әстерхан,Алабуга,Актанышьев,Актаныштан кунаклар катнашты. Туган көн иясеннән татлы бүләкләр дә бирелде.
15-16 мартта Базарлы Матак авылында ике яшь категориясендә: 2010г һәм аннан өлкәнрәк ( Б) һәм 2011г яшьрәк категориядә ТР Шәхси кубогының 1 туры узды. 2010 һәм аннан өлкәнрәк категориядә Айназ ялгыз разрядта 3 нче урынны яулады; Ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урын һәм катнаш парлы разрядта 1 урын 2011 категориясендә һәм ялгыз разрядта Гобәйдуллина Ралина 1 урынны яулады, ә хатын-кызлар арасында парлы разрядта Камилла Баһманова 3 урынны яулады. Шулай ук монда Россия беренчелеге призерларын бүләкләделәр. Зәйниев Айназ һәм Гобәйдуллин Ралинның Рәхмәт хатларын алдылар. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
13 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиев истәлегенә «Саба төбәгенең көзгесе» исемле кичә үткәрделәр
2025 елның 16 мартында Казан шәһәренең Химиклар мәдәният йортында "Добрые традии” Бөтенроссия конкурсы узды.
Укытучы - Л. А. Харрасованың солистлары актив катнашты.
Нәтиҗәләр:
Әхмәтова Зарина-3 нче дәрәҗә лауреат ( Харрасова Л. А)
Гатауллина Сәидә һәм "Мирас" хореография коллективы-2 дәрәҗә лауреат(Харрасова Л. А., Свищева Л. А.)
Балеева Арина һәм "Мирас" хореография коллективы - 2 дәрәҗә лауреат ( Харрасова Л.А., Свищева Л. А.).
«Экспромт» хореография коллективы (җит. Давыдова А.М.) ике тапкыр I дәрәҗә лауреат исемен яулады, шулай ук Гран-При иясе булды. Барлык җитәкчеләргә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын котлыйбыз!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе спортзалында Махсус хәрби операциягә чакырылып, Украина җирендә һәлак булган авылдашыбыз Хуҗин Рәмзил Ринат улының якты истәлеге хөрмәтенә искә алу кичәсе оештырылды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде, Мичән төп мәктәбе коллективы, директоры Шайхлисламов Б.Ф , Яңа Мичән, Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле программа әзерләгәннәр иде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2025 елның 15 марты 18.00 сәгатьтән 16 март 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультац
16 март Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
• кар, юеш кар һәм яңгыр кебек көчле явым-төшемнәр;
• явым-төшемнәрдә күрүчәнлекнең 500-1000 м га кадәр начараюы;
• бозлавык;
• тизлеге 15 м/с ка кадәр җиткән көчле җил;
• юлларда кар боткасы, көчле бозлавык.
16 мартта Казан юлларында урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе көтелә.
Югары Симет мәдәният йортында ирләр өчен бильярд буенча ярышлар үткәрелде. Бильярд- спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен да. Ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен барышында безнең ир-атлар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем көндәшләрен җиңәргә теләде, ә җанатарлар дусларын хуплады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Бу спорт төренә беркемнең дә кызыксынуын югалтмавы шатлыклы, чөнки төгәллек, нык кул, яхшы күз , стратегик фикерләү һәрвакыт бәядә булды һәм булачак та.
Сабадан "Сабалетта" кабат җиңүче!!!
Йокы ул безнең тормышыбызның мөһим өлеше. Йокы-безнең организмга бик кирәкле процессларның берсе. Йокы вакытында организм торгызыла һәм аның функцияләре көйләнә. Сәламәт йокы безнең психоэмоциональ халәтебездә дә зур роль уйный, безнең нерв системасын саклый.