ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2025 ел
җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - 8 июльдә билгеләп үтелә торган бөтенроссия бәйрәме. Бу-кеше тормышындагы иң мөһим кыйммәтләрне-ныклы гаиләне, үзара мәхәббәтне һәм тугрылыкны искә алу көне. Гаилә кеше тормышында бик зур урын алып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда  район "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класс һәм экскурсия үткәреледе.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәре, Саба, Балтач, Әтнә, Мамадыш районнарыннан 12 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Әтнә районыннан- Күнгер  командасы;

2 урын-Казан- Тормыш;

3 урын- Бигәнәй;

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды.  Турнирда Казан шәһәре, Саба һәм Балтач районыннан 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Бигәнәй командасы;

2 урын- Шәмәрдән ;

3 урын- Казан шәһәре;

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен  рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Быел җәй көне МББУ «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең мәктәп яны участогы укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән яңартылды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе

    Г.И.Кәримова шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләренең нормаларын һәм нигезләмәләрен аңлату буенча семинар үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, товар сатканда кулланучыларның хокукларын алдау һәм ялгыш юлга этәрү очракларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районындагы «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Олы Арташ авылында 10 нчы июльдә ачык һавада авыл клубы каршында "Драконны ничек ияләштерергә" дигән популяр мультфильм күрсәтелде. Балаларга бик ошады, чөнки җәйге кичтә саф һава суладылар, яраткан мультикларын карап рәхәтләнделәр һәм өстәвенә танып белү уеннарында уйнадылар. Тагын попкорн белән татлы мамык ашадылар

Тэги: Арташ авыл җирлеге

10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Гөмбә сезоны башланды һәм йөзләрчә кеше урманга ашыкты.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International