ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

    Түбән Шытсу төп мәктәбе  укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшлиләр

Тэги: Мәгариф идарәсе

Олы Арташ халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар. 
"Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш зур бәйрәмгә әверелде. 
Шулай ук Җиңунең 80 еллыгын истә тотып сугыш чоры җырлары да җырланды. Һәм әлбәттә, бәйрәм балаларның да чыгышларсыз булмады. Алар да саф татарча җырларын башкарып, Сәйдә Г. Тукайның моңлы шигырен сөйләде. Килдебәк мәдәният йорты мөдире ярдәме белән оешкан 
Бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Тагын Татарстан биеклектә. Ике нәзакәтле Саба кызлары туган ярларына 2024/2025 елның йомгаклау сезоныннан ике медаль алып кайттылар, анда 8-12 июльдә ПОДА (өстәл теннисы) "Россия Кубогы" узды. Екатерина Ищенко хатын-кызлар арасында парлы разрядта Сафира Фәйзетдинова белән (Чиләбе) Россия Кубогы иясе булды. Саратов партнеры Алексей Саунин белән катнаш парлы разрядта бронза медаль иясе булды. Ялгыз разрядта Галина Горохтченко икенче баскычка күтәрелде. Калиниград шәһәреннән Наталья Потапенко шулай ук көмеш медальгә ия булды. Уңыш эстафетасы Татарстан Республикасы Байлар Сабасына күчә, анда 24-27 августта «Татарстан Кубогы» узачак.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

13
июль, 2025 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


12
июль, 2025 ел
шимбә

12 июль көнне Эзмә мәдәният йорты мөдире Саба мәдәният йорты белән берлектә Павловка шәһәрендә «Повлжская глубинка» Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

   Иске Мичән авылы зыяратын авыл халкы көче белән җыештыру, төзекләндерү эшләре башланып китте. Аны башлап йөрүчеләр Хайруллин С., Хадиевлар, Байназаров Т. Таҗетдиновлар. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

11
июль, 2025 ел
җомга

    Яңа Г. Камал театрында, Казанда «Эхо веков в истории семья – Тарихта без эзлебез» Шәҗәрәләр фестивале узды.

    Әлеге чарага күпсанлы кунаклар җыелды, алар арасында Саба районыннан муниципаль этапта җиңүче гаиләләр дә бар иде.

11 июль конне Эзмэ мэдэният йорты балалар белэн "Урман сәфәре" дип исемләнгән экологик сукмагы буйлап сәяхәткә чыкты — табигатьнең матурлыгын, аның байлыгын һәм безнең экосистемага булган йогынтыбызны аңлау өчен искиткеч мөмкинлек.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2025 елның 7 июленнән 2025 елның 13 июленә кадәр Россиядә 8 июльдә Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан аллергия авыруларын профилактикалау атналыгы үткәрелә.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International