ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә, районның барлык хуҗалыкларындагы кебек үк, «Лукоз Саба» җәмгыятендә дә бар куәткә терлек азыгы әзерләү эшләре бара

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

12 июль көнне Елыш авылында балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Мәйданда җыр-бию, кызыклы уеннар бер берсе белән үрелеп алып барылды. Балалар белән өлкәннәрдә күңелле ял итте. Бәйрәм чарасыннан беркемдә бүләксез кайтмады. Барлык оештыручыларга һәм иганәчеләргә зур рәхмәт!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Оешма территориясен чәчәкләр белән бизәү - ул тышкы кыяфәтне яхшыртуның, хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен уңай атмосфера булдыруның бик яхшы ысулы. Чәчәкләр матурлык нурының дөньяның бөтен байлыкларын томаларга сәләтле булуын раслый. Без матур чәчәкне күргәндә, үзебезне бәхетле хис итәбез. Искиткеч чәчәкләр хәзер авыр булган кешеләрдә дә елмаю уятырга мөмкин.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

13 июль көнне Ижау шәһәрендә бадминтон сөючеләр арасында ярыш булып узды. Ярышта Ижау, Екатеринбург, Уфа, Түбән Кама шәһәрләреннән барлыгы 41 уенчы катнашты. Катнашучылар ике төркемгә бүленде. Беренче төркемдә җиңүче булып Мәүлетов Б.М. танылды. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Мичән авыл жирлегенә кергән, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендә мөгезле эре терлекләргә кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә сенаж салу эшләре башкарыла. Һәркем үз вазыйфасында намус белән эшли.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Иске Икшермә авыл җирлегендә Ришат Ахметханов истәлегенә мини-футбол буенча турнир үткәрелде

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлеге яшьләренең спорт тормышы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Хөрмәтле Саба район халкы!

    Сабамуниципаль районы җирле үзидарә органнарының ВКонтакте челтәрендә бергәлекләре бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International