Эзмә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
2025 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы чемпионаты «Урман Балтач 2025 " үткәрелде. Эндуро – 2025 буенча 4 нче этап «Лесные тропы» командасы егетләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
«Көмеш» классында 3 урынны Сәләхиев Рәфис,
10 нчы урынны Рәхимов Юлдаш алды.
"Бронза" классында 4 урынны Гарипов Рафиль,
11 нче урынны Әгъләмҗанов Алмаз алды.
«Юниор» классында 1 урынны Гарипов Булат,
2 урынны Әмирхан Әгъләмҗанов алды. Алга таба да уңышлар сезгә егетләр!
21 июль көнне «Кояшкай» балалар лагере территориясендә «Оста — Саба» сменасын ачу тантанасы узды!
Явлаштау мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларның җәйге практика эшләре бара.
18-20 июльдә Байлар Сабасы ш.т. бистәсендәге "Аргамак" картодромында картинг буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Рост» Шәмәрдән лицеенда Халыкара шахмат көненә багышланган» Акыл өчен Зарядка «шахмат-шашка турниры узды.
Ирләр командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты дәвам итә. (Шәмәрдән ав. зонасы)
17 нче июль көнне Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге МКҮдә матди булмаган этнокультура мирасы объектының иң яхшы паспортына багышланган «Национальное достояние» дигән республика конкурсының икенче этабы узды.