ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ватаныбыз тарихында бик күп истәлекле даталар бар, аеруча кыйммәтле даталарның берсе - 23 февраль. Бу көнне илебез Ватанны саклаучылар көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтә - без туган җирне басып алучылардан, тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт алып баручыларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.

Әлеге бәйрәм алдыннан, 2023 елның 22 февралендә, «Х. һәм А. Вәлиуллин исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» 2 нче катында «Үз Ватаным сагында» дип исемләнгән балалар рәсемнәре белән күргәзмә оештырылды.

Башта, чара алдыннан, укучылар белән Ватан турында һәм Ватанны саклаучылар турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар 23 февраль көнне бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары рус солдатының нинди сыйфатларга ия булуы турында фикер алыштылар. Балалар үз рәсемнәрендә бу искиткеч бәйрәмнең барлык хис-кичерешләрен һәм күзаллауларын чагылдырдылар.

Барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакырабыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Маскировка челтәрләре хәрби техниканы һәм инженерлык корылмаларын маскировкалау, яшерү өчен киң кулланыла. Мондый челтәр солдатларның тормышын саклап калуда да зур ярдәм булып тора.

19 нчы февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары бүлеге укучылары челтәрләр үрүдә катнаштылар!

Тэги: Мәдәният бүлеге

  23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм көн уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре, иҗади остаханә формасында яклаучылар көненә  карата, бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр һәм бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Балалар үз куллары белән әзерләнгән бүләкнең иң үзенчәлекле һәм кадерле булганлыгын аңладылар. Балалар бу бүләкләрне Ватанны саклаучылар көнендә әтиләренә бирәчәкләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
февраль, 2024 ел
җомга

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышының чираттагысына Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең тарих белән кызыксынучы  укучылары чакырылган иде. Аларга Сатыш авылы тарихын өйрәнүче Гайнетдинова Рузилә Гарәфи кызы авыл оешу турында мәгълүмәтләр бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

27 гыйнвар — Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Кешеләрне эзәрлекләү һәм күпләп юк итүнең бу куркыныч чоры. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “ Холокост кабатланырга тиеш түгел” дип исемләнгән тарихи сәгать узды.  Музей хезмәткәре миллионлаган яһүдләрнең коточкыч язмышы турында сөйләде. Укучылар Холокост фаҗигасенең фотоларын, нацистларның кешелексез сәясәте мисалларының берсе буларак карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

"Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында 15 гыйнварда "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәгнгать мәктәбе  укытучылары Мөхетдинова Э. Н., Хафизова Ч. Ф., Зәйнетдинова З. З., Яхина Г. И. "Фортепиано" белгечлеге буенча 2-5 сыйныф укучылары өчен “Саба районы буенча ведомстводан тыш гаскәрләрне саклау бүлеге” нә экскурсия оештырдылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

«Пушкин көннәре» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Пушкинны бөтен дөнья укый…» дип исемләнгән викторина уздырылды. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар игътибарына шулай ук А.С. Пушкин әсәрләренә нигезләнгән агач тактага рәсем төшерү буенча тематик мастер-класс  тәкъдим ителде. Бүгенгесе көндә дә Александр Сергеевич Пушкинның  искиткеч тарихка бай әсәрләре үсеп килүче яшь буын тарафыннан яратып укыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Фатих Кәрим - татар совет язучысы һәм шагыйре, патриотик һәм лирик әсәрләр авторы. Иҗатның күпчелек өлеше икенче бөтендөнья сугышына туры килә, анда автор  батырларча катнашкан. 20 нче гасырның башы һәм уртасы бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешеләр өчен авыр сынаулар белән билгеләнде. Бу кырыс елларда атаклы татар язучысы һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Фатих Вәли улы Кәримовка яшәргә һәм иҗат итәргә туры килә. Әдәбият иҗаты чорның иң мөһим мизгелләрен - 1917 елгы революциядән башлап Икенче бөтендөнья һәм коточкыч сталин репрессияләренә кадәр чагылдырды. 10 гыйнварда клуб мөдире һәм китапханәче Ф.Кәрим шигъриятенә багышланган “Ф.Кәрим иҗаты” поэзиясе кичәсе оештырдылар. Чарада авторның күп кенә шигырьләре яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында укытучы Хафизова Ч. Ф. җитәкләгән сыйныф укучыларының яңа ел концерты, сынлы сәнгать сыйныфында укучы балаларның ( укытучылары Газизова Г. Р һәм Галиева Э. Р.) тематик рәсемнәрдән торган күргәзмә булды. Концертта укучылар төрле илләрдә Яңа ел традицияләре һәм гореф-гадәтләре, Европа, Азия, Америкада Яңа елны каршы алу үзенчәлекләре, Россиядә аны бәйрәм итү һәм барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

11 январь көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы, Саба районы ветераннар советы рәисе Ильясов Фәнил Ильяс улының 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Яшьнәп үткән гомер” дип аталган портрет-кичә үткәрелде. Фәнил Ильяс улы  югары дәрәҗәгә үзенең фидакарь хезмәте белән  ирешкән  шәхес. Ул бер өлкәдә 40 ел эшләп, хезмәт юлын элемтә сыйфаты буенча оператордан башлап, Саба районы буенча “Россия почта”сы җитәкчесенә кадәр күтәрелгән хөрмәтле кеше. Юбилярга тәбрикләү сүзләрен “Россия почтасы”ның Саба бүлеге начальнигы Заһидуллин Рафиль Рафаэль улы, Саба муниципаль районы халкын социаль яклау бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, “Өлкәннәр” клубы әгъзалары җиткерделәр. Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырчы Айнур Гәрәев  һәм баянист Айнур Габделхаков матур шигырь юллары һәм җыр аша кичәгә ямь өстәделәр. Чара ахырында китапханәчеләр дә Фәнил Ильяс улына  якты теләкләрен җиткереп җыр башкардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International