ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

 Гаилә елы кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йортында «Шәҗәрә бәйрәме - гаилә кыйммәтләре бәйрәме" узды, анда Габдрахмановлар нәселеннән вәкилләр җыелды.  Сәхнәдә нәсел тарихы, танылган кешеләр, Шәҗәрә презентациясе белән казанышлар турында чыгыш ясалды. Концерт номерлары арасында кунаклар чыгыш ясады. Аларның чыгышлары  балачак, туганнары һәм якыннары турында җылы истәлекләр белән сугарылган. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

   Язның беренче  нурлы бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты 8 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында узды. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, хатын - кызларга сәламәтлек, матурлык, иминлек, сабырлык һәм мәхәббәт теләделәр. Сәхнәдә бары тик ир-атлар башкаруында гына танылган хитлар яңгырады!  Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Концерттан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Азалия Семенова 76+  авырлык категориясендә 1 урынны, Артем Варламов 95+  авырлык категориясендә 2 урынны, Ахунзянов Рифат 100+ авырлык категориясендә 3 урынны, Хуснуллин Ильзат 90+ авырлык категориясендә 3 урынны алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

28 февральдә Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авыл җирлегеннән Шәйхетдиновлар гаиләсе белән берлектә, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»  Республика Шәҗәрә конкурсының зона турында катнаштылар. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

 Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Шыңар урта  мәктәбендә җыр һәм строй  смотры, "Аҗаган"  хәрби-патриотик уеннары оештырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

24 февральдә Кече  Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. 23 февраль-Ватаныбызны саклаучы барлык кешеләрнең бәйрәме. Бу чын ир-атлар бәйрәме,  шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк кыю, җитез һәм ышанычлы малайлар бәйрәме. Конкурс программасында авыл яшьләре һәм яшүсмерләр катнашты. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

17
февраль, 2024 ел
шимбә

15 февраль көнне, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасы уңаеннан, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары Чулпыч авылында Раилә апа Зиннәтуллина  янында булдылар. Аның улы Зиннатуллин Илфат Якуп улы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Раилә апа улының балачагы, мәктәп еллары турында хатирәләре белән уртаклашты, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Саубуллашканда аңа сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

    Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча  ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар1 - Яшьләр, Шыңар2 – Ветераннар һәм  Тимершык  авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 3:5; Шыңар1- Шыңар2  2:3.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, бар гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, киләчәк буыныбызны халык иҗаты, гореф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүче , “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”  Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызы “Ел хатын-кызы”  республика конкурсында “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясады һәм лауреат булды. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

1-2 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан»  газетасы оештырган татарча көрәш буенча республика ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча авылдашыбыз Ахунҗанов Рифат 115 кг авырлыкта 3нче урынны яулады һәм бронза медальгә лаек булды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International