Муниципаль контроль рәвеше турындагы нигезләмәләр 2022 елның 1 гыйнварына кадәр расланырга тиеш

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ Федераль законда (алга таба - 248-ФЗ номерлы Федераль закон) каралган чараларны гамәлгә ашыру максатларында, муниципаль контроль рәвеше турындагы нигезләмәләр (алга таба - нигезләмә) 2022 елның 1 гыйнварына кадәр расланырга тиеш. Шул ук вакытта нигезләмә булмаган очракта, 2021 елның 1 октябренә кадәр 2022 елга планлы тикшерү чараларын үткәрү планы расланмаячак.

Шуның белән бергә, хәзерге көнгә кадәр барлык муниципаль берәмлекләр тарафыннан түбәндәге чараларны үтәү тәэмин ителгән:

- «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында «Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»11.06.20021 ел, № 170-ФЗ Федераль законда билгеләнгән барлык муниципаль контроль төрләренә карата нигезләмәләр проектларын эшләү турында мәгълүмат бирелмәгән.;

- Җайлау йогынтысын бәяләүне (алга таба - ОРВ) уздыру мәҗбүри булган муниципаль берәмлекләр нигезләмәләре проектларына карата уздыру эше оештырылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International