Стендка һәм пуля белән ату буенча Европа Чемпионаты һәм Беренчелеге җиңүчеләрен һәм призерларын котлау

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында стендка ату һәм пуля белән ату буенча Европа Чемпионатында һәм Беренчелегендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе данын яклап катнашкан спортчыларның уңышлы чыгышларына багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарастан Республикасы спорт Министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы пуля белән һәм стендка ату Федерациясе Президенты Сергей Демин катнаштылар.

«Сабантуй» спорт мәктәбеннән әлеге  чарада директор Габдулманов Р.Н., стендка ату буенча тренер Алексеев Ю.В., спортчы Батыршина З.Р. катнаштылар. Чара ахырында Татарстан Республикасы спорт Министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International