2020-2022 нче  ел сезонында ир-ат командалары арасында өстәл теннисы буенча Россия команда чемпионаты

2021 елның 8 июне, сишәмбе

2021нче  елның 3-6 нчы  июнь көннәрендә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә 2020-2022 нче  ел сезонында ир-ат командалары арасында өстәл теннисы буенча Россия команда чемпионаты булып узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 16 команда катнашты. Кискен көрәштән соң кубокка Ухта шәһәренең «Төньяк альянс» командасы ия булды, көмеш медальгә Выкса шәһәренең «ВМЗ-синтез» командасы  һәм бронза медальгә Байлар Сабасы бистәсенең «Саба-Татарстан» командасы лаек булды. Сезне чираттагы якты казанышыгыз— бронза медальләр белән котлыйбыз! Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International