Саба муниципаль районында "Сабантуй-2021" бәйрәм итү даталары билгеләнде. Район Сабантуе 12 июньдә, ә авыл җирлекләрендә агымдагы елның 13 июнендә узачак.
Саба муниципаль районының рәсми сайтына керүче хөрмәтле кулланучылар!
2021 елда район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә Сабантуй милли бәйрәмен оештыру буенча үз фикерегезне һәм тәкъдимнәрегезне калдыруыгызны сорыйбыз.