Авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары

2021 елның 28 феврале, якшәмбе

2021 нче елның 28 нче февралендә Байлар Сабасының үзәк шугалагында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында  хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды.

 Хоккей буенча Саба районы чемпионаты призерларын бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, «Олимп» спорт мәктәбе директоры Хисамов Рифат Револевич катнашты.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 урын - Байлар Сабасы командасы;

2 урын - Шекше командасы;

3 урын - Сабабаш командасы.

"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә:

Фарляхов Булат “Байлар Сабасы” командасы.

“Иң яхшы уенчы” номинациясендә:

Вахитов Салават “Сабабаш” командасы.

“Иң яхшы уенчы” номинациясендә:

Зәйнагиев Раил “Шекше” командасы.

Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International