Авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннар командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2021нче елның 17нче февралендә авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннар командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 8 команда катнашты, ә бу 80 дән артык катнашучы.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Миңнеханов катнашты.

Командаларны бүләкләү нәтиҗәләре:

1 урын - "ОЛИМП" командасы;

2 урын - "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы;

3 урын - "ШЛПУМГ" командасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Сафиуллин Раил "ОЛИМП" командасы бүләкләнде;

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Гумеров Ленар "ОЛИМП" командасы бүләкләнде;

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Хасанов Айдар "ШЛПУМГ" командасы бүләкләнде;
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Ишниязов Марат "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы бүләкләнде.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International