2020 елның 14 декабрендә, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарын кабул итү көне узачак.
Саба муниципаль районында кабул итү Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы ш. т. п., Г. Закиров ур., 52 йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Кабул итүгә алдан язылу 8(84362) 2-34-44 телефон номеры буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).