2020 елның 23 сентябрендә шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.
Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Байлар Сабасы штб., Г.Закиров урамы, 52нче йорт адресы буенча булачак.
Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бара.