Балаларны яклау көнендә быел район ЗАГС бүлегендә 100нче бала булып теркәлгән сабыйны тәбрикләделәр.

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

     Балаларны яклау көнендә быел район ЗАГС бүлегендә 100нче бала булып теркәлгән сабыйны тәбрикләделәр. Районыбыз өчен 100нче сабый булса да, Сабада яшәүче Хәбибрахмановлар гаиләсендә Газиз - өченче бала булып дөньяга килгән. Бәхетле әти-әниләр Диләрә һәм Нияз гаиләсендә 3 сыйныфта укучы кызлары Зилә белән 6 яшьлек уллары Зөлфәтнең нәни энекәшләре 19 май көнне Казан шәһәрендә туган. Районның ЗАГС бүлегендә 100нче сан белән теркәлеп, юбилей елында районыбыз җитәкчелеге тарафыннан менә шундый аерым игътибарга, хөрмәткә лаек булды кечкенә Газиз. Хәбибрахмановларга шатлыклары белән уртаклашырга Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов килде. ”Өйдә бала булу- зур шатлык, рәхмәт, өченче сабыегызны да алып кайткансыз, курыкмагансыз. Яшәү шартларыгыз бик яхшы икән, мондый уңайлыклар булганда, бәбиләрне алып кайтып торасы, тукталасы түгел”,- дип шаяртты район башлыгы. Әни кеше дә: “Җитәкчелекнең болай зурлаганын күргәч, тукталмаска исәп, Аллаһы боерса”,- дип күңелле итеп җаваплады. Хәбибрахмановларның яшәү шартлары белән дә таныштылар килгән кунаклар. 2015 елда салынган йортлары, дөрестән дә, бик матур, якты, бар нәрсә үз урынында, балаларга аерым бүлмәләр җиһазландырылган. Кечкенә Газизнең дә аерым почмагы бар. Әлегә ул, үзе янында купкан ыгы-зыгыны аңламыйча, әнисе кочагында тыныч кына йоклый бирә иде. Рәис Нургали улы Хәбибрахмановларга “ТАССР төзелүгә - 100 ел” истәлек билгесе белән бергә бүләкләр җыелмасы, бәйрәм торты, чәчәк бәйләме тапшырды. Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рәсих Хәсәнов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова да истәлек бүләкләре белән килгәннәр иде. ЮХИДИ һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе вәкилләре Газизгә юлларда исән-имин йөрү өчен автокресло бүләк иттеләр. “Бүгенге гаиләбез тулы, әти-әниләребез дә янәшәдә, гел ярдәм итеп торалар, Аллага шөкер. Бәби үстерүче гаиләләрне хөкүмәтебез тиешенчә кайгырта, районыбызда балалар үстерү өчен барлык шартлар да бар. Бәби алып кайтудан курыкмаска кирәк. Безне зурлаганнары өчен җитәкчелеккә бик зур рәхмәт, безгә шундый зур хөрмәт күрсәтелде!Бу Газизнең беренче “казанышы”.

      Алдагы гомере дә шулай уңышлы булсын иде улыбызның»,- диделәр соңыннан Хәбибрахмановлар. Шулай итеп, сабалы Газиз Хәбибрахманов ТАССРның 100 еллык юбилее елында 100нче сабый булып район елъязмасына кереп калды. Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбызда 58 кыз һәм 52 ир бала дөньяга килгән. Әти-әниләр балаларына күбрәк Динә, Әмир, Нариман, Рамазан, Нурислам, Нәргизә, Мәрьям, Сәйдә дигән исемнәрне кушканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International