“Саба” җәмгятенең Явлаштау бригадасы базасында семинар киңәшмә

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрь көнне “Саба” җәмгыятенең Явлаштау бригадасы базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашында семинар-киңәшмә үтте.  Семинар-киңәшмәнең төп темалары: туфракны төп эшкәртү, урып-җыю техникаларын кышкы саклауга кую,көзге культураларны тәрбияләү, кукурузны силоска һәм бөртеккә җыю булды. Хуҗалыкта булган агу сиптергечләрне файдаланып, яфрактан тукландырып һәм корткычларга каршы көрәш алып барырга киңәш иттеләр. Аеруча игътибар туфракның сөрү катламын тирәнәйтүгә бирелде.Семинар-киңәшмәнең практик өлеше “Явлаштау" бригадасы кырларында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International