Саба муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең 2014 елгы эш йомгаклары турында доклады

Хөрмәтле Әсгать Әхмәтович!

Хөрмәтле депутатлар, бүгенге  утырышта  катнашучылар!

 

Кереш өлеш

Киеренке 2014 ел ахыры һәм икътисадтагы тотрыклы булмаган   вәзгыять безнең районның социаль-икътисадый  хәлендә дә чагылыш тапмый  калмады. Валюта  курсының  үсүе, дөнья  базарында нефтьнең бәясе  төшүе, шулай ук банк  кредитлары  буенча югары  ставкалар безгә планнарга кризиска каршы  юнәлештә төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итте: финанс средстволарын максималь экономияләү максатында бюджет  чыгымнарын өстенлекле юнәлешләре  яңадан  каралды һәм башкалар.  Әлеге барлык тисктәре күренешләргә карамастан, без икътисадый процессларның уңай динамикасын сакларга, район гражданнары алдында  барлык   социаль   йөкләмәләрнең  үтәлешен тәэмин итәргә тиешбез. 

 

  Тармаклар  буенча  төп күрсәткечләр

Сезне Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районының 2014 елдагы  социаль-икътисадый  үсеш  күрсәткечләре  белән таныштырырга   рөхсәт итегез.

Хисап   чорында тулай  җитештерү, эш башкару, хезмәт   күрсәтүләр    күләме, 2013 елга карата 107 процент  үсеш белән  8 миллиард 640 миллион   сум  тәшкил итте.  Авыл  хуҗалыгы тармакларында җитештерү күләме 2 миллиард 422 миллион  сум, сәнәгатьтә 1 миллиард 336 миллион сум, тозелеш оешмаларының башкарган эш куләме 1 миллиард 711 миллион сум тәшкил итте.  Сәүдә тармагы товар әйләнешен 2 миллиард 90 миллион  сум итеп  үтәде, хезмәт   күрсәтү тармаклары 1 миллиард 82 миллион  сумлык  хезмәт   күрсәттеләр. Ике тармак  та 2013  ел   күрсәткечләреннән чигенеп  эшләде: болар  төзелеш тармагы – 90%, хезмәт   күрсәтүче  предприятиеләр 78%.

 

Авыл  хуҗалыгы

Башкарылган  эшләрнең  иң  зур   күләме  – 2,4 миллиард  сум авыл  хуҗалыгына туры  килә, 2013 елга карата  126 % дигән   сүз.

2014 ел башына мөгезле  эре терлекләр  саны 2013 елның  шул   чорына  карата 101%, дуңгызлар – 110%, сыерлар һәм  кәҗәләр –126%, атлар 117% тәшкил итте. Соңгы елларда районда терлекләр саны гаилә фермаларын үстерү хисабына арта. 2014 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 44 мең тоннадан артык сөт савып алынды, бер сыерның продуктлылыгы елга 6391 килограмм тәшкил итте.

Ит җитештерү 11370 тонна тәшкил итте, 2013 ел   күрсәткеченә карата 104 %. Бер башлангыч башка сыер ите җитештерү   күрсәткече 2013 ел күрсәткеченә карата 9% ка артты һәм уртача 217 килограмм тәшкил итә. Дуңгызчылык тармагында бер баш башлангыч дуңгызга карата әлеге күрсәткеч 20% һәм үсеш 226 килограмм.

Бөртекле культуралардан тулаем 68072 тонна ашлык җыйнап  алынды, ә гектар  уңышы 28,7 центнер тәшкил итте (республика буенча 4нче   күрсәткеч). Яңа технологияләр куллану һәм яңа   культуралар игү терлекләргә  җитәрлек  азык   әзерләү  мөмкинлеге  бирде. Тулаем алганда бер баш шартлы терлеккә 40 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. 

2014 елда җитештерелгән продукцияне сатудан авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1 миллиард 987 миллион сум яки 1 гектар сөрү җиренә 34 мең сум керем алдылар. Шуның 88%ы терлекчелек тармагына туры   килә. Район буенча уртача алганда бер баш шартлы терлеккә 52 мең сум керем алынды. Әгәр әлеге күрсәткеч “Алтын Саба-М”, “Мөхәммәтшин” хуҗалыкларында 70 мең  сумнан  артык тәшкил итсә, “Мәртен агрофирма”сында, Көек” хуҗалыгында 11 мең  сумнан  алып 30  мең сумнан артмый.

Авыл хуҗалыгында алынган керемнең 22%ы хезмәт хакы  түләүгә тотылды.  Авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы 12420 сум тәшкил итте. 

Хуҗалыкларның  акчасын төзелешләргә һәм  яңа технологияләр  кулланып терлекчелек торакларын реконструкцияләүгә инвестицияләү дәвам итә. 2014  елда Олыязда 310 башка роботлаштырылган  саву  заллы  ферма, “Сатыш” филиалының Олы Кибәче бүлекчәсендә Төбәк  авылында 200 башка исәпләнгән терлекчелек  комплексы  төзелеп  файдалануга   бирелде.  Районда барысы   саву  залы булган  8  сөт  комплексы, 12 роботлаштырылган ферма  эшли.  2014  елда Килдебәк  авылында  “Лукоз Саба” җәмгыятенең 2700 башка  исәпләнгән кәҗә  фермасының  беренче  чираты тулысынча  файдалануга  бирелде.

Районда 8 хуҗалыкта сыер тораклары  капиталь ремонтланды, 4 хуҗалыкта 9 силос-сенаж траншеясы төзелде. 2015 елда  10 хуҗалыкта сыер торакларын капиталь ремонтлау  планлаштырыла.

2014 елда 6 крестьян (фермер) хуҗалыгы гаилә фермалары төзүдә дәүләт  ярдәме  алдылар.  Әлеге программа тормышка  ашырыла башлаганнан  бирле  күрсәтелгән дәүләт булышлыгы 32 миллион  577 мең  сум тәшкил итте. Хәзерге  вакытта гаилә  фермаларында 1308 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 100 баш  сыер  асрала, 1084 баш  сарык һәм  кәҗә, 150 баш ат   үстерелә, 342 корт  семьясы бар.

2014 елда шәхси ярдәмче  хуҗалыкларны үстерүгә  кредит бирү дәвам иттерелде. 2006  елдан алып 4390 хуҗалыкка  860 миллион сумнан  артык, шул исәптән 2014 елда 861 хуҗалыкка 235 миллион сумлык  кредит бирелде.

 

 Сәнәгать

2014 елда сәнәгатьтә җитештерү   күләме 1 миллиард 336 миллион  сум тәшкил итте. 2013 ел күрсәткеченә карата 52% яки 454,6 миллион сум үсеш тәэмин ителде.

2014 ел нәтиҗәләре буенча югары үсеш җаваплылыгы чикләнгән ”Экопродукт” җәмгыятендә күзәтелә. Предприятие  ел дәвамында   җитештерү   күләмен 280 миллион сумга арттырды, тапшырылган   сөт  өчен авыл  хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар  белән  вакытында  исәп-хисап   ясалды. 

Җитештерү   күрсәткече буенча икенче  урында “Саба урман хуҗалыгы” җаваплылыгы  чикләнгән  җәмгыяте тора. Әлеге  предприятие идарәсендә 2014  елда  шәхси “Агач эшкәртү” сәнәгать  мәйданчыгы   эшли  башлады. 2014 елда “Саба  урман хуҗалыгы”  җәмгыятендә 297 миллион сумлык продукция  җитештерелде. 2013  ел   күрсәткече белән  чагыштырганда 74 миллион сумга яки 133 %ка  артык.

2014 елда җаваплылыгы  чикләнгән “Евро акцент Саба” – 66,2 миллион сум, “Бетапром” –22,2 миллион  сум, СМиТ компанияләре  төркеме –21,6 миллион сум књлђмендђ сизелерлек  үсеш тәэмин иттеләр.

2013 елга  карата җитештерү күләменең  үсешендә уңай динамика “Әүбакиров” шәхси предприятиесендә (130%), “Икмәк” җәмгыятендә (121%), “Яз” җәмгыятендә дә (118%)   күзәтелә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Транссервис”, Саба РСУ”, “Саба тәрәзәләре” җәмгыятьләренең һәм “Евро Акцент – Экология» җәмгыятенең җитештерү   күләмнәрен 2013  елга карата сизелерлек  киметүләрен тәнкыйть белән  билгеләп  үтәсе  килә.

Билгеләп  үтелгәнчә, 2013  ел белән  чагыштырганда җитештерү   күләме  динамикасы 152 процент тәшкил итте. Безгә  сәнәгатьтә  уңай  динамиканы 2015 елда  да  саклап калу   мөһим.

Әлеге  мәсьәләдә стратегик  юнәлешләрнең берсе булып  яңа инвесторлар җәлеп итү, җитештерү эшен оештыручы  район предприятиеләренә  һәм  эшмәкәрләргә булышлык    күрсәтү санала. Шул  максаттан җитештерү  мәйданчыклары төзү һәм  формалаштыру эше  алып барыла. Аерым  алганда, муниципаль дәрәҗәдәге “Саба” сәнәгать мәйданчыгынан җир  кишәрлеге формалаштыру һәм проект әзерлэү эшләре алып барыла. Проект  әзер булганнан  соң  инженерлык инфраструктурасы  төзүгә субсидия алу өчен   федераль программаларга мөрәҗәгать итү  планлаштырыла. Сәнәгать паркы мәйданы 90 гектар тәшкил итә.

Шулай  ук  бүгенге көндә зарури инфраструктурасы, күтәртелгән тимер юл тупигы булган, 7,6 гектар мәйданлы “Иштуган” җитештерү мәйданчыгына инвестор җәлеп итү буенча  эш  алып  барыла.

Cаба  муниципаль районы белән Кытай  халык  Республикасының Хэбей провинциясе  эшмәкәрләр ассоциациясе белән икътисадый  хезмәттәшлек турында килешүгә  кул  куелу  районыбыз өчен истәлекле  вакыйга булып  калды. Әлеге  килешү районга  өстәмә инвестицияләр  җәлеп итәргә булышыр дип ышанабыз.

Шулай ук эре инвесторлар белән  эш дәвам итә: “Эко Био препараты” ябык  акционерлык җәмгыяте предприятиеләре тарафыннан быел Түбән Шытсу  авылында лаборатор блокны эшкә  җибәрү  планлаштырыла, алга таба инвестиция чыганаклары тулысынча  ачыкланып  беткәннән   соң Байлар Сабасы  район  үзәге   янында  10 төрле  альбумин һәм глобулин җитештерү заводы   төзү күздә тотыла.

Бүгенге   көндә  җаваплылыгы  чикләнгән  “Миңгәр  композит” җәмгыятенең куәтен өстәмә рәвештә ике тапкыр  арттыру  буенча эш  алып  барыла: агач-полимер такталар  эшләп  чыгару өчен ике линия   алынды. “Долина агро” җәмгыяте 1 гектарлы  теплицаның икенче  чиратын эшләтеп  җибәреп, 2015 елда берәр гектарлы тагын  ике теплицаны  төзү планлаштыра. “СМиТ-Спорт” җәмгыяте кече көймэлэр өчен корпуслар эшләүне  планлаштыра.

 

Мәгариф

2014 елда мәгариф системасын камилләштерү эше дәвам иттерелде. Кызыл Мишә  авылында  VIII нче төрдәге махсус (коррекцион)  гомуми белем  бирү мәктәбе  ачылды, Икшермә  урта мәктәбе дәүләт кадет мәктәбе-интернаты итеп  үзгәртелде.

Белем  бирү процессында  47 мәктәпкәчә  учреждение, 16 урта, 2 төп мәктәп, 1 гимназия, 1 лицей, 1 сәләтле балалар мәктәбе-интернаты, 1 коррекцияле мәктәп-интернат, 1 аграр  көллият, өстәмә белем бирү  учреждениеләре – балалар иҗат  үзәге, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге катнашты.

Район мәктәпләрендә 3661 укучы белем  ала, 47 мәктәпкәчә  яшьтәгеләр учреждениесендә 2103 бала тәрбияләнә.

Саба  муниципаль районы мәгариф оешмаларында 1660  кеше  эшли. Шуларның 959ы педагогик хезмәткәрләр (мәктәпләрдә –732, өстәмә белем учреждениеләрендә 227 кеше). Укытучылар –644, тәрбиячеләр 192 кеше.  Педагогик хезмәткәрләрнең 677се  квалификацияле  категориягә ия.

Хисап  чорында мәктәпләрнең информатизацияләнүе һәм техник тәэмин ителеше дәрәҗәсе  күтәрелүе   күзәтелде.  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәпләр өстәмә рәвештә заманча мультимедиа җиһазлары, компьютерлар, предмет кабинетлары белән тәэмин  ителде. 2013-2014 уку  елында республика этабы йомгаклары буенча Саба районы укучылары 24 призлы  урын   алдылар. (2012-2013 уку  елында – 18 призлы  урын).

Мәгариф һәм  фән министрлыгы тарафыннан “Белем бирүнең югары сыйфаты өчен” юнәлеше буенча муниципаль берәмлекләрнең рейтингы чыгарылды.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча безнең район  үткән еллар белән  чагыштырганда үзенең позицияләрен начарайтты һәм 27нче  урынны гына алды. (2012-2013 уку  елында – 3 урын).

Белем  бирүнең  төп   күрсәткече – 11 сыйныфлар арасында Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәлелеге буенча районның күрсәткече безне берничек тә канәгатьләндерә  алмый. 300 укучының 3се урта белем турында аттестат ала алмады

Әгәр 2013 елда 11 фәннән  безнең район бары икесе буенча гына республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк балл җыйган булса, 2014 елда 11 фәннең 10ысыннан уртача баллар республиканың уртача   күрсәткеченнән  түбән  булды.

Бердәм дәүләт имтиханнары бирелә торган барлык  фәннәрдән дә уртача баллар 2013 елныкына караганда  түбәнрәк. Мәгариф идарәсе коллективына моннан тиешле нәтиҗә ясарга һәм белем бирү рейтингын   күтәрү  өчен барлык чараларны   күрергә  кирәк.

Кызганычка каршы, 2013-2014 елда 11 сыйныфны тәмамлаган 300 укучының 3се (алар Олы Шыңар, Түбән Шытсу мәктәпләрендә һәм Шәмәрдән лицеенда белем  алдылар) урта белем турында аттестат ала алмады (2013  елда аттестат алмаучылар  юк   иде).

“Татарстан Республикасында электрон  мәгариф” программасын гамәлгә ашыру кысаларында балаларга өстәмә белем бирү  учреждениеләрендә 2013-2014 уку  елыннан пилот проектында  катнашу  өчен контактсыз  смарт-карт өстәл санагычлары һәм стандарт билгеләре, ноутбуклар  алынды.

2014 елда балаларның һәм  яшьләрнең  ялын, сәламәтләндерүне, шөгылен оештыру программасы нигезендә  мәгариф  системасында  көндез булу тәртибендә 21 мәктәп  яны  лагере, 8 хезмәт һәм  ял лагере эшләде. “Кояшкай” стационар лагеренда  төрле профильле 4 смена оештырылды. 

Мәгариф  учреждениеләре  җәйге чорда  укучыларның хезмәтен оештыруны  уңышлы  башкарып  чыктылар.  Барысы 928  балигъ булмаган бала  вакытлыча хезмәткә  урнашты, шуларның 877 мәшгульлек  үзәге аша эшкә керде.

Өстәмә белем бирүнең матди-техник базасын яхшырту һәм балаларның дәресләрдән  соң  көннең икенче  яртысында һәрьяклы үсешен тәэмин итү  максатында район оешмалары барлык берләшмәләргә 648625  сум күләмендә хәйрия ярдәме   күрсәттеләр.

2010 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфларда  укучыларга өстәмә белем бирүне оештыру системасы үзгәрешләр кичерде.  Саба  муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә  дәрестән  тыш эшчәнлек шәхесне үстерү юнәлешләре буенча оештырыла (спорт-савыктыру, рухи-әхлакый, социаль-гомуми интеллектуаль, гомумкультура).

2014 ел гомуми белем бирүнең муниципаль системасы үсеше тарихында  истәлекле чор булып  калды.  Районда Татарстан педагогик  хезмәткәрләренең  традицион август  конференциясе  үтте. Районыбыз 2000нән артык кунак кабул итте.

 

Мәдәният.

Мәдәни чаралар үткәрү, үзешчән-сәнгать түгәрәкләренә, клуб берләшмәләренә тарту, халыкның инициативасын, активлыгын һәм хезмәт нәтиҗәлеген үстерү – район мәдәният бүлеге һәм коллективларның төп бурычы булып тора.

Район халкына 1 район, 24 авыл мәдәният йорты, 31 авыл клубы, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кергән - 1 үзәк китапханә, 1 район балалар китапханәсе һәм 27 авыл китапханәсе, Татарстан дәүләт музееның туган якны өйрәнү буенча Саба филиалы, Лесхоз урман хуҗалыгы музее мәдәни хезмәт күрсәтә.

Мәдәният йортларында 114 белгеч эшли.  Шушы хезмәткәрләрнең 56сы гына культура буенча белгеч.

Районыбыз бию коллективлары, фольклор ансамбльләре, аерым башкаручылар  торле конкурс һәм бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарага лаеклы булдылар.

Бөек  Җиңүнең  70  еллыгы уңаеннан  Саба  районы авыл  җирлекләре,  учреждение,  оешма  һәм  предприятиеләр  арасында  “Бөек  Җиңү  яулап  алганнарны  чагылдырыйк  әле  җырларда”  дип  исемләнгән  иҗат-отчет  концертлары  ештырылды.  Гыйнвар аенда башланган җыр-моң эстафетасын Бөек Җиңүнең 70 еллыгында нәтиҗә ясап тамамларга җыенабыз.

2015 ел Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде. Әлеге  вакыйганың  төп бурычы –  халыкны китап  укуга тарту, кешеләрнең игътибарын  бөек  язучыларның шәхесне әхлакый, рухи кыйммәтләр тәрбияләү мәсьәләләре  алгы планга куелган әсәрләренә юнәлдерү. Шуңа   күрә  мәдәният бүлегенә, китапханәләр  системасына  әлеге мәсьәләгә  җитди  якын  килергә һәм әдәбият елы чараларын тиешле  югарылыкта оештырырга   кирәк. 

Система буенча  китап укучы файдалануына 349460 китап  тупланган, шуның эченнән 150425е – татар, 198900е рус телендә.

Барлык китапханәләр компьютерлар, принтерлар белән тәэмин ителгән, 27 китапханә Интернет челтәренә тоташтырылган.

Олы Кибәче, Югары Симет авыл китапханәләре яңа бинага күчте.

2014 елда Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан иҗат берләшмәләренә булышлык итү максатыннан оештырылган грант бәйгесендә катнашып Республика китапханәләре арасында Саба үзәк китапханәсе  “Әлмәндәр эзләре буйлап” проекты белән 350 мең сум отты. Элеге грант Мингәр авылында якташыбыз Шәүкәт Биктимеров музен эшләргэ тотылачак.

Бугенгесе кондә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә 3 бүлектә 7 юнәлеш буенча 505 бала шөгыльләнә. Алар баян, фортепиано, хореография, скрипка, рәсем сәнгате, вокал, тынлы музыка уен кораллары сыйныфларында белем алалар.

Монан тыш мәктәптә ел дәвамында 16 иҗат коллективлары эшләп килде.

2014 уку елында барлыгы 5 халыкара конкурста   22 призлы урын,  8 республика күләмендәге конкурста -21 призлы урын.

2014 елда Саба туган якны өйрәнү музеенда билгеләнгән максатларны күздә тотып, районыбыз тарихына кагылышлы фәнни-гамәли материалларны туплау, өйрәнү, аларны музейның тәрбияви  белем, фәнни-агарту эшчәнлегендә файдалану өстендә шактый эш башкарылды. Хисап чорында Саба туган якны өйрәнү  музей фондында  төп фонд 2680 һәм 240 фәнни ярдәмче фонды булса, Саба урман хуҗалыгы музеенда  571 төп фонд 349 ярдәмче фонд экспонатлары исәпләнә. Барлыгы 3840 экспонат саклана. Алар арасында төрле төрдәге экспонатлар исәптә тора: рәсем сәнгате, графика, скульптура, нумизматика, археология, этнография, сирәк китаплар, документлар hәм башкалар.

2013-2016  елларга исәпләнгән “Мирас-Наследие” республика максатчан программасы нигезендә Сатыш авылындагы элекке мәдрәсә бинасында ремонт эшлэре бара. Ул ике яклы музей булыр дип котелә. Бер ягы уз чорында мәдрәсәнең нинди халәттә булганлыгын, андагы уку-укыту куренешен чагылдыручы музей-тарих булса, икенче ягы тобәгебездэ Ислам диненен тоткан урынын, тарихын ачып бируче үтә дә бай әһәмиятле музей булыр дип фаразлана.

 

Спорт

 Районда  спортка  аерым  игътибар  бирелә.  Барысы 119 спорт объекты исәпләнә. Шуларның 43 яссы спорт  корылмасы, шул исәптән 3 футбол кыры, 37  спорт  залы, боз сарае, 4 бассейн,   спортның ату төре өчен 4  корылма, 2 чаңгы базасы бар. 2014 елда районда 296  спорт  чарасы  үткәрелде. Безнең  спортчылар  республика, Россия, хәтта дөнья   күләмендәге  спорт ярышларында  да катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләр   күрсәтәләр. Мисаллар үзләре турында  үзләре   сөйли: Рушан Миңнеголов 2014 елда Сочида кышкы уеннарда XIII паралимпия уеннары  чемпионы  булды,  Ришат Нигъмәтуллин 2014 елның  апрелендә  Испаниянең Касерес шәһәрендә самбо буенча  үсмерләр арасында  үткән Европа беренчелегендә III  урынны  алды,  Саади Исмаилов өстәл теннисы буенча Россия җыелма командасы составында  халыкара масштабтагы ярышларда  катнаша һәм призлы урыннарга ия була. 2014 ел  йомгаклары  буенча  ул Татарстанның өстәл теннисы буенча иң  яхшы спортчысы булып танылды.

 2014 елның  маенда  районыбыз пенсионерлары “Өченче  яшь” пенсионерлар спартакиасында  ике тапкыр республика  чемпионнары  булдылар. 2014 ел  йомгаклары  буенча   физик мөмкинлекләре  чикле  сплртчыларыбыз  спартакиаданың гомуми команда  зачетында  2нче  урынны  яуладылар. Коляскалы инвалид Раил Галиәкбәров  Франциянең Йер шәһәрендә  өстәл теннисы буенча парлы разрядта 1нче  урынны  алды, шулай ук Россия, халыкара масштабтагы башка  ярышларында да призер булды.

Волейболл, бадминтон, бокс, чангы һәм башка күп кенә спорт төрләрендә казанышларыбыз мактарлык.

Районның  муниципаль хезмәткәрләре инде  3нче  ел Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре  спартакиадасына  әзерлектә үзләренең спортча рухта булуларын   күрсәтәләр. Гомум команда зачетында 3 призлы  урын  яуланды, 1 миллион  сумга   сертификат  алынды.

2014 ел нәтиҗәләре буенча районыбыз “Физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшенең куелышы буенча  иң  яхшы  авыл хуҗалыгы районы” номинациясендә Диплом  алды, шулай ук “Спортның параолимпия төрләрендә  иң  яхшы  спортчы” номинациясендә Россиянең атказанган  спорт мастеры,  ике тапкыр параолимпия чемпионы һәм  көмеш  медаль призеры Рушан Миннегулов иң яхшы спортчы, Саба  спорт мәктәбе директоры  Хисамов Рифат 2014 елда Татарстан  Республикасының иң  яхшы директоры булып танылды һәм Грамота белән  бүләкләнде.

2014 елда  массакүләм разрядлы – 88,  1нче разрядлы  – 1 спортчы әзерләнде. Ике кеше спорт мастерлыгына кандидат, 1 кеше Атказанган  спорт остасы булды.

 Спортчы резервлар әзерләү һәм  спортның олимпия  төрләрен  үстерү буенча  Татарстан Республикасының  мунициипаль берәмлекләре  арасында барган смотр-конкурста  безнең район халкы 30 меңнән алып 55 меңгә кадәр булган авыл районнары  арасында 1нче  урынны  яулады.

 

Сәламәтлек  саклау

Районда халыкка  медицина  хезмәте   күрсәтүгә дә зур  игътибар  бирелә. Сәламәтлек  саклауда  Саба узәк, Шәмәрдән участок хастаханәләрендә, Икшермә һәм Лесхоз табиблык амбулаторияләрендә, 43 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт   күрсәтә. 2014 елда  медицина хезмәт   күрсәтүдә  71 табиб, 246 урта медицина персоналы эшләде. Квалификацияләрен 31 табиб, 61 урта медицина персоналы   күтәрде. 2014 елда 5 табиб эшкә кайтты, аларның 4се –Шәмәрдән  участок, берсе Саба үзәк хастаханәсенә эшкә  урнашты.

Дәүләт программалары  буенча 1 табиб торак шартларын   яхшыртуга 500 мең сум грантка тәкъдим ителде, Шәмәрдәнгә кайткан 3 табиб берәр миллион сум  күләмендә компенсацион түләүләр алды.

Соңгы 3 елда халык санының табигый үсеш хисабына  артуы тармакның төп казанышларының берсе булып тора. 2014 елда халык  саны  артуның гомуми коэффициенты 1000 кешегә 16ны тәшкил итте. Үлем-җитемнең  гомуми   күрсәткече 1000 кешегә 12,5 туры  килә. Үлемгә китерә торган  сәбәпләр арасында 1нче  урынны (44,1%) кан әйләнеше органнары  авырулары алып тора.

2014 елда  хезмәткә  яраклы кешеләрнең үлеме 2013 ел белән  чагыштырганда 10,7%ка кимеде.

Сәламәтлек саклауга  зур игътибар инвалидларга, Ватан  сугышы  ветераннарына  бирелә.  Алар – 31 кеше. Барлык инвалидлар, сугыш  ветераннары  медицина тикшерүе   үтте. Амбулатор шартларда –22, стационарда 21 ветеран дәваланды, бер ветеран санатор-курорт дәвалануында булды.

Районның дәвалау-профилактика  учреждениеләрендә ветераннар өчен аерым палаталар булдырылды, өстәмә тукландыру  оештырылды. Сәламәтлек  саклау системасында  мөһим сектор булып амбулатор-поликлиника хезмәте  санала. Алар сменага 515 кешене  кабул итәргә  сәләтле. Авыруларны 12 төрле белгеч кабул итә.

2014 елда 5554 өлкән кеше, 6878 бала диспансерлаштыру үтте. Шуларның 183е – ятим һәм авыр тормыш шартларында  калган балалар. Диспансерлаштыру вакытында 589 өлкән кешегә, 1948 балада төрле  авырулар табылды, 1739 томография тикшерүе  үткәрелде.  

Сәламәтлек  саклау  өлкәсендә бердәм челтәргә тоташтырылган 208 заманча персональ компьютер, табибка электрон юл белән  язылу  өчен терминал файдаланыла.

Районның дәвалау  учреждениеләрендә тәүлек буе булу өчен 145 койка, көндез генә дәвалану өчен 43  койка бар. Район халкының тәүлек буе ятып дәвалану өчен койкалар белән тәэмин ителеше һәр 10 мең кешегә 47,5  күрсәткечен тәшкил итте. 

 

Төзелеш

2014 елда елдагыча төзелеш өлкэсендэ дә зур күләмле эшләр башкарылды:

Мәгариф өлкәсендә: ел башында Тимершык авылында 178,5 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылып,  балалар бакчасы, спорт залы һәм фельдшер-акушерлык пункты булган яңа мәктәптә укый башладылар,

Байлар Сабасында 75 миллион сумлык 120 урынлы балалар бакчасы төзелде. Кызыл Мишәдә, шунда ук ФАП та урнашкан, 22 урынлы балалар бакчасы куллануга тапшырылды.

Саба гимназиясе һәм Эзмә авылы мәктәпләрендә Республика программасы буенча зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. Шушы ук мәктәпләрдә “Уңайлы мохит” программасы буенча инвалид балалар өчен 1 миллион 300 сумга бәдрәфләр, бинага керү урыннары үзгәртеп эшләнде. 

 Кызыл Мишә авылындагы төп мәктәп - сәләмәтлекләре чикләнгән балалар өчен коррекцион махсус мәктәп-интернатка үзгәртелеп ремонтланды. Моның өчен 30 миллион сумнан артык акча тотылды.

Байлар Сабасындагы сәләтле балалар мәктәбендә 33 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды

Иске Икеширмәдэге кадет мәктәп-интернатында ремонт эшләре дәвам ителде. Тир эшләнде, гараж бинасы технология класслары итеп үзгәртелде. Бөтен стандарт нормаларга туры килгән автодром төзелде.

Явлаштауда, Шекше, Иске Мичән мәктәпләренең спортзаллары төзекләндерелде. Һәр берсендә миллион ярым, миллион 900 мең сумлык эш башкарылды. 

Шәмәрдән лицеенда район бюджетыннан 18 миллионлык косметик ремонт эшләнде. Идәннәрдә ленолеум алыштырылды, жылылык системасы үзгәртелеп, подвалдагы торбалар җылытылып изоляцияләнде.

Саба аграр  көллиятендә 7 миллион ярымлык төзекләндерү эшләре башкарылды.

Шекше, Туктар мәктәпләренә юынтык суларны чистарту өчен ЕвроАкцент-Саба җәмгыяте биологик чистарту корылмалары куйды.

Газлаштыру фонды аша Юлбат, Завод-Нырты, Иске Мичән, Иштуган, Түбән Шытсу, Мингәр мәктәпләрендә дә жылылык казаннары яңага алыштырылды. Бу эшләргә Республикадан бирелгән акча гына җитмичә, район бюджетыннан да 1 миллион 300 мең сум финансланды.

Мәдәният объектларында:

2014 елда Республикабызда авылларда клублар төзү программасы дәвам итте. Шул программа буенча Югары Симет авылында спорт залы итеп тә файдалану мөмкинлеге булган 300 урынлы клуб файдалануга тапшырылды. Шунда ук ФАП, библиотека, җирле үзидарә бүлмәләре дә урнашкан. Бу төзелеш 30 миллион ярым сум белән бәяләнде, шуның 18 миллионы район бюджетыннан бүленде.

Район бюджетыннан бүленгән акчага Олыяз авылындагы клубка 2 миллион 800 мең сумлык, Урта Саба клубында 1 миллион 236 меңлек сумлык ремонт эшләре башкарылды.

Саләмәтлек саклау олкәсендэ:

Шулай ук Республика программасы буенча Сатыш һәм Олыяз авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Пунктлар Азнакай “Нефтемаш” оешмасында ясалган әзер элементлардан җыелды.

Олы Арташ, Олы Шыңар, Эзмя, Мишәбаш, Туктар, Юлбат, Йосыф-Алан авылларының фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндерелде. Һәр берсе 100 әр меңлек булды.

Спорт өлкәсендә:

Тимершык мәктәбендә балалар мәйданчыгы булдырылды,  Саба гимназиясендә футбол, баскебол уеннарына исәпләнгән спорт майданчыклары төзелде. Икесенә 4 миллион 400 мең сум акча тотылды.

Лесхоз бистәсендә вейк-парк куллануга тапшырылды.

Шәмәрдәндәге стадионга вак таш түшәлгән юл салынды, койма тотылды, чангы базасы эшләнде. “Яшьлек” спорткомплексына инвалидлар өчен “Уңайлы мохит” программасы буенча янкорма төзелеп, анда чишенү бүлмәсе, бәдрәфләр урнаштырылды. Бу эшләр буенча Республикадан 2 миллион ярым бирелсә, районнан 800 мең сум бүленде.

Сабантуй үтә торган урында стендка ату комплексы, ат спорты белән шөгыльләнү өчен манеж һәм сабантуй әйләнәсе төзелеп бетте.

Юллар буенча:

Безнең районда юллар салу һәм ремонтлау, гомумән һәр авылга яхшы юлдан барып җитү, авыл эчендәге юлларны тиешле тәртиптә тоту иң әһәмиятле бурыч булып тора. 2014 елда Елыш белән Түбән Шытсу авыллары арасында 151 миллион сумлык 6 км юл төзелде, Сатыш белән Саба арасында 90 миллион сумлык 8,2 км асфальт юл төзекләндерелде. Авыллар урамнары эчендә 4,6 км юлга 20 миллион сумлык вак таш түшәлеп, норматиы хәлгә китерелде. Шәмәрдән һәм Эзмә авылы урамнарында асфальт белән 4,6 км юл төзекләндерелде. 

Авыл хуҗалыгы:

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә быел сыер торакларын һәм силос траншеяларын ремонтлау буенча Республика программасы эшләде. Шул программа нигезендә безнең районга 30 миллион 600 мең сум акча бүленде. Күмәк хуҗалыклар 100 миллион сум күләмендә үзләренең финансларын да кушып 16 торакта ремонт эшләре башкарылды, 9 силос траншеясе төзелде.

Лесхоз битәсендә һәм Сатыш авылларында ветеринария хезмәткәрләре өчен модульле биналар сафка бастырылды. 

7 авылда 1 миллион 700 мең сум күләмендәүләт базлары ремонланды.

Башка өлкәләрдә дә күп кенә эшләр башкарылды

Мәсәлән, районда быел 19893 квадрат метр торак мәйданнары файдалануга тапшырылды. Байлар Сабасы бистәсендә 27 фатирлы йорт төзелде. Тузган торакта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча Шәмәрдән авылында 2 фатирлы  2 йорт, Лесхоз бистәсендә 2 фатирлы 3 йорт төзелде.  

Тимершык һәм Иске Икширмә авылларында 3 миллион 100 мең сумлык полиция хезмәткәрләренең терәк пунктлары белән шәхси тору урыннарын берләштергән йортлар төзелеп бетте.

Шәмәрдәндәге 6 күпфатирлы торак йортларда 11 миллион 600 меңлек ремонт эшләнде.

Аккүл һәм Казанчы Бигәнәй авылларына 6 километрдан артык су торбалары сузылды. Байлар Сабасында 3,6 км озынлыгында иске чуен һәм асбест су торбалары яңа полиэтилен үткәргечләргә алыштырылды. Бу эшләргә Республикадан 10 миллион сум финанс буленгән иде.

Югары Утардагы инвалид балалар интернатында уңайлы мохитне камилләштеру йөзеннән 3 миллион 100 меңлек эш башкарылды. “Тургай” балалар приютында 802 мең сумлык ремонт үткәрелде.

2014 елда шулай ук Республика программасы буенча урам утларын тәртипкә китерү эшләре дәвам итте. Барлыгы 5 миллион сумга 20 авылда 350 светодиодлы яктырткычлар куелды. Эзмә, Икширмә, Лесхоз аша үтүче машина юлларын яктырту очен 35 миллионлык эш эшләнде.

 

Салымнар

2015 елның 1 гыйнварына районда  салым органнарында исәптә 697 юридик,  шәхси эшмәкәр булып теркәлгән 502 физик зат, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булып теркәлгән 119 физик зат тора. 2014 елда 551,2 миллион сумлык  салымнар һәм җыемнар җыйнап  алынды. Әлеге  чорда федераль бюджетка 289,1 миллион сум акча  күчерелде. Салым түләүчеләрнң исәп-хисап счетларына 260,8 миллион сум  өстәмә кыйммәт салымы  кайтарылды.

Республика бюджетына  270,7 миллион сум, ягъни 2013 елныкы белән  чагыштырганда  94,7 миллион сумга  күбрәк акча керде. Җирле бюджетка  308,7 миллион сум акча  күчерелде. Салымнар һәм җыемнар  җыйнау   күрсәткече  100,4% тәшкил итте. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 29,6 млн. сум акча керми  калды. Шуның эченнән “Диляра-Строй” һәм “Алтын Саба” җтәмгыятьләренең бурычы  13,4 миллион сумга  җитте. Физик затлар вакытында түләмәгән сумма  4,8 миллион сум тәшки итә. Шуның 1 миллион 161 мең сумы җир салымы, 548  мең сумы – милек салымы, 3 миллион 92 мең сумы транспорт салымы. 2014 елда вакытында   түләнмәгән салымнар 891 мең сумга  артты. Аны җыйнап  алу өчен районара салым инспекциясенә авыл җирлекләре белән берлектә максатчан эш алып бару бурычы тора.

 

Демография.

Ә статистика бүлегеннән алынган мәгълүматла караганда, районда 2013 елда барлыгы 501 бала туган булса, 2014 нче елда 505 сабый доньяга аваз салган. 156 гаиләдә беренче бала туса, 159 гаиләдә икенче бала, 69 гаиләдә өченче бала,  19 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк балалар тууы теркәлгән. Шунысын да эйтеп китәргә кирәк, 2014 елда районнын 15 авылында балалар тууы теркәлмәде.

Үлүчеләр саны 2013  елда- 420 булса, 2014  елда 391 булды.Шулар арасында 210ы ир-ат, 181е хатын-кыз.

Үзләренең язмышларын бергә кушарга ниятләгән парлар саны 2013 нче елда - 259 булса, 2014 нче елда 230 булды. Аерылышучылар саны - 2013 нче елда 63 иде, ә 2014 нче елда 55кә калды. Район буенча электрон хезмәт күрсәтү бүгенге көнгә 68 % ны тәшкил итә.

 

Кече һәм  урта  бизнес

Теркәлгән кече һәм  урта  бизнес  субъектлары 2014 ел ахырына 1015 берәмлек тәшкил итте. Шуларның 361е җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр,  авыл хуҗалыгы  кооперативлары, 654е – шәхси предприятиеләр, крестьян (фермер)  хуҗалыклары. Аларның җирлекләр буенча  бүленешен сез слайдларда   күрә аласыз.

2014 елда тулаем  алганда 21 кече  һәм  урта эшмәкәрлек  субъектына дәүләт булышлыгы программалары  аша   бизнесны  үстерүгә 25,3 миллион  сумлык  субсидия бирелде, шул исәптән 15 субъектка Лизинг грант программасы буенча 13,9 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде, 6 крестьян (фермер) хуҗалыгы гаилә фермаларына булышлык күрсәтү программасы буенча 11,4 миллион сумлык  ярдәм  алды. Әлеге ике программа районның шәхси эшмәкәрләре арасында  зур популярлык белән  файдаланыла. Кече һәм урта бизнесны авыл җирлекләре буенча бүлеп карасаң,  программа гамәлгә кергәннән  бирле Иштуган һәм Курсабаш авыл  җирлекләрендә әлеге программада  катнашучылар  булмады

 

Хезмәт базары

2014 ел  ахырына районныћ хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә195 эшсез теркәлде. Әлеге  күрсәткеч 2013 елдагыныкы белән чагыштырганда 11%ка кимрәк. Гәрчә  динамикада эшсезләр санының кимүе  күзәтелсә дә, халыкның икътисадый актив санына карата әлеге күрсәткеч республика күрсәткече белән  чагыштырганда югары булып  кала. Республикада  ул 0,74% булса, безнең районда 1,27%.

2014 елда хезмәт базарында вәзгыятьне тотрыкландыру чараларына  4 миллион 414 мең  сум акча  бүленде. Аның аерым статьялар буенча  бүленешен слайдта   күрә аласыз.

Хезмәт хаклары

2014 елда районда 2 миллиард 177 миллион сум хезмәт хаклары  түләнде. Уртача хезмәт хакы 20256 сум тәшкил итте, 2013 елга карата үсеш 104,3 %.  Районның барлык тармакларында, финанс һәм иминият тармакларыннан  кала, хезмәт хаклары  түләүдә үсеш тәэмин ителде. Иң аз хезмәт хакы түләнә торган тармак булып  сәүдә кала.

 

Муниципаль милек.

2014 ел йомгаклары  буенча күчемле һәм  күчемсез милек  сатудан, җир кишәрлекләрен  һәм милекне арендага  бирүдән муниципаль район бюджетына 21 миллион 830 мең  сум акча керде. Җир кишәрлекләрен  һәм милекне арендага  бирү торг (базар) үткәрү  аша  башкарылды.

Безнең алда гомуми мәйданы 10354 гектар тәшкил иткән 3080 берәмлек соратып  алынмаган,вариссыз калган җир кишәрлекләрен муниципаль милек  итеп рәсмиләштереп бетерү буенча  зур  эшләр тора. 2014 елда гражданнарның вариссыз калган җир кишәрлекләрен муниципаль милек күчерү өчен судка 142 дәгъва гаризасы  бирелде, шуның 50сен бүгенге көнгә уңай хәл итү турында суд карары  чыгарылды. Хуҗасыз җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә күчерү дәвам итә. Болар – торак пунктларның  ямен  алып торучы ташландык йорт хуҗалыклары.

 

Пенсияләр

Хәзерге  вакытта районда 9975 пенсионер   яши. 2014 елда  аларга 1 миллиард 255 миллион сум пенсия түләнде. Пенсияләр 2013 ел   күрсәткече белән  чагыштырганда 107,3 %ка үсте. Пенсиянең уртача   күләме 9186 сум тәшкил итте. Ана капиталы  күләме  2015 елның 1 гыйнварына 453 миллион 26 мең сумга җитте.

 

Социаль  яклау

“Балкыш”  социаль  хезмәт   күрсәтү үзәге, Лесхоз  картлар  йорты-интернаты, Югары Утар акылга зәгыйфь балалар  йорты һәм балалар һәм  яшүсмерләр өчен социаль приют районның  социаль тормышында   мөһим роль уйный. 2014 елда халыкны  социаль  яклау органнары  аша 95,5 миллион сумнан артык социаль яклау  чаралары   күрелде. Аның иң  зур   күләме – 44,2 миллион сум– торак-коммуналь хезмәтләр өчен  субсидиялђр. Балалар өчен 24,4 миллион сум пособие  түләнде, гражданнарга айлык акчалата түләүләр дә 24,4 миллион сум тәшкил итте.

 

Хокук тәртибен  саклау

2014 елда прокуратур,  суд, полиция  хезмәткәрләре һәм районның  административ  комиссиясе тарафыннан  хокук тәртибен ныгыту, җинаятьчелеккә  каршы   көрәш  буенча   мәгълүм  эш   алып  барылды.  2014 елда районда 111 җинаять теркәлде, бу 2013 ел   күрсәткеченә карата 60% тәшкил итте. Җинаятьләрнең 96 %ы ачылды.

Җәмәгать урыннарында аракы эчкән һәм аек булмаган хәлдә  йөргәннәре өчен 917 кеше (2013 елга карата 91%) административ җаваплылыкка тартылды. Вак хулиганлык  өчен 57 кеше җавап тотты (2013 елга  карата 81%).

2014 елда  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен бозган өчен 21897 беркетмә  төзелде. Шуның 15957 се видеотеркәү приборлары ярдәмендә теркәлде. Кимү 12%. Законда каралган катгый җәза чараларына  карамастан, аек булмаган хәлдә транспорт чаралары идарә иткән 168  йөртүчегә беркетмә төзелде (2013ел – 209). Кызганычка каршы, 2014 елда юлда кеше үлеменә китергән һәлакәтләрне  булдырмый кала  алмадык. Юлларда барысы 33 авария теркәлеп, аларда 9 кешенең гомере  өзелде, 52 кеше имгәнде.

 

МЧС

2014 елда районда  янгын куркынычсызлыгын 2 пожар часте, 1 янгын-химик станция һәм 18 ирекле янгын дружинасы тәэмин итте. 2014 елда районда 19янгын теркәлде, 2013 елга карата үсеш 100%. Матди зыян суммасы 1 миллион 274 мең сум тәшкил итте. Янгыннарның 17с шәхси секторда килеп  чыкты,  1 каты  көнкүреш калдыклары контейнеры һәм 1 автомобиль янды. 

 

Хөрмәтле депутатлар, бүгенге  утырышта  катнашучылар!

Узган ел яулаган үрләребез безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе булып тора. Әмма, шул ук вакытта, без һич тә канәгатьләнү хисе кичерергә тиеш түгел. Алда безне яңа проблемалар, катлаулы бурычлар көтә. Бердәм, тату булып, уртак максат куеп эшләгәндә Президентыбыз, Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте куйган актуаль бурычларны тормышка ашырырга районыбыз халкы сәләтле дип, бүгенге утырышта катнашучыларны ышандырып калам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Соңгы яңарту: 27 февраль 2015, 9:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования