Саба муниципаль район Советының 2019 нчы елның 9 нчы апрелендә кабул ителгән 293 нче номерлы "Саба урман хуҗалыгы" ачык акционерлар җәмгыяте акционерларының гомуми җыелышы компетенциясенә кергән карарларны раслау турында" карары

КАРАР

 

 «Саба урман хуҗалыгы» ачык акционерлар җәмгыяте акционерларының гомуми җыелышы компетенциясенә кергән карарларны раслау турында

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 «Акционерлык җәмгыятьләре турында»гы Федераль Законның 47 статьясының 3 пункты, 48 статьясы нигезендә, «Саба урман хуҗалыгы» ачык акционерлар җәмгыятенең устав капиталыннан 100% күләмендә акцияләр пакетына ия акционер буларак, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

1. Җәмгыятьнең еллык хисабын, еллык бухгалтерлык хисабын, шул исәптән җәмгыятьнең керемнәре һәм чыгымнары (табышлары һәм зыяннары) турында, шулай ук 2018 ел нәтиҗәләре буенча җәмгыятьнең табышын һәм зыяннарын бүлеп бирүне расларга.

2.  Чиста табыш булмау сәбәпле, «Саба урман хуҗалыгы» ачык акционерлар җәмгыяте акцияләре буенча дивидендлар түләмәскә.

3. «Саба урман хуҗалыгы» ачык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры итеп В.Н.Гыйззәтуллинны билгеләргә.

4. Җәмгыятьнең директорлар Советын түбәндәге составта расларга:

- Миннеханов Р.Н., Саба муниципаль районы башлыгы, директорлар Советы рәисе;

- Ишниязов М.Р., Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;

- Гыйззәтуллин В.Н., «Саба урман хуҗалыгы» ачык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры;

- Рәхмәтуллин И.Г., «Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы урынбасары»;

- Фәйзрахманов Х. И., «Саба урманнары»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.

5. Җәмгыятьнең ревизоры итеп «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең баш бухгалтеры урынбасары М.Г.Гарәфетдиновны расларга.

6. Җәмгыятьнең аудиторы итеп  «АФ» Аудитцентр»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен расларга.

7. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Саба муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А.М.Галиуллинга йөкләргә.

 

 

Саба муниципаль

        рРайоны башлыгы                                                                   Р.Н.Минниханов 

                                                                                                                 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 837.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International